Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташыбызның сугышчан бүләкләре туган якка кайтты (фото)

Район башлыгы Сергей Димитриев һәм район хәрби комиссары Равил Гафиев бүген тумышы белән Зур Сәрдек авылыннан булган, яу кырында ятып калган якташыбыз Сәләхов Сәхап Сәләх улының сугышчан бүләкләрен - "Кызыл йолдыз" ордены һәм "Сугышчан батырлыклары өчен" медаленә таныклыкларны Геройның улы Альберт абыйга тапшырды. -Әтиебез хәрби кеше иде. Ерак Көнчыгышта чик...

Район башлыгы Сергей Димитриев һәм район хәрби комиссары Равил Гафиев бүген тумышы белән Зур Сәрдек авылыннан булган, яу кырында ятып калган якташыбыз Сәләхов Сәхап Сәләх улының сугышчан бүләкләрен - "Кызыл йолдыз" ордены һәм "Сугышчан батырлыклары өчен" медаленә таныклыкларны Геройның улы Альберт абыйга тапшырды.

-Әтиебез хәрби кеше иде. Ерак Көнчыгышта чик буе заставасында хезмәт итте. 1943 елда ул үз теләге белән сугышка китә. Әмма 1945 елның 14 мартында аның гомере батырларча өзелә. Ул Польша территориясендәге туганнар каберлегенә җирләнә, - ди Альберт абый.

Әтиләре сугышка алынганнан соң, гаилә туган яклары - Зур Сәрдеккә кайтып төпләнә.

-Әнигә солдат хатлары еш килеп торды. Әмма "кара кәгазь"не без алмадык. Әти белән бергә хезмәт иткән дусты гына аның һәлак булуы хакында хат юллаган, кайгыбызны уртаклашкан иде, - ди үзе дә сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче ветеран.

Альберт Сәләхов күп еллар Себердә яши. Тормыш иптәше Татьяна ханым белән дә шунда таныша. 36 ел анда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыкканнан соң, гаилә Кукмарага кайтырга ниятли. Инде менә 12 елдан артык алар Кукмарада яши. Уллары Робер исә гаиләсе белән Мәскәүдә гомер кичерә.

-Кукмарага кайткач, туганнар безгә бер гаилә фотоальбомы бирде. Анда әтинең хатлары да бар иде. Архивка язып, аннан җавап килгәннән соң, аның сугышчан бүләкләрен алу өчен тиешле документларны туплап җибәрдек. Бәйрәм алдыннан сөенечле хәбәр китерделәр. Бик дулкынланабыз. Әтинең үзен күрү насыйп булмаса да, аның сугышчан бүләкләре безнең өчен зур сөенеч, - ди Татьяна Петровна. - Минем үземнең дә әтием сугышта катнашкан, очучы булган. Курск дугасында барган сугышларда аның самолетын дошманнар бәреп төшерә. Ул парашют ярдәмендә сикерергә өлгерә. Сазлыкка төшкән әтиебезне урман буенча җиләк җыеп йөрүче кызлар коткара. Әтиебез сугыштан соң Себердә безнең янда яшәде һәм шунда җирләнде.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев