Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташыбыз Гадилә Җиһангәрәева "Россиянең иң яхшы балалар табибы" конкурсы җиңүчесе булды

Мәскәүдә Россия педиатрларының XVIII съезды үтте. Аның ачылыш тантанасында Россия педиатрлары Союзы тарафыннан үткәрелгән конкурска йомгак та ясалды. Якташыбыз, Түбән Арбаш авылында туып үскән, Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсе перинаталь үзәгендә эшләүче, Татарстанның атказанган табибы Гадилә Җиһангәрәева конкурсның "Үз һөнәреңә тугрылык" номинациясында җиңеп чыкты. 2015 елда ул республика күләмендәге «Ак...

Мәскәүдә Россия педиатрларының XVIII съезды үтте. Аның ачылыш тантанасында Россия педиатрлары Союзы тарафыннан үткәрелгән конкурска йомгак та ясалды. Якташыбыз, Түбән Арбаш авылында туып үскән, Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсе перинаталь үзәгендә эшләүче, Татарстанның атказанган табибы Гадилә Җиһангәрәева конкурсның "Үз һөнәреңә тугрылык" номинациясында җиңеп чыкты. 2015 елда ул республика күләмендәге «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Ел табибы» номинациясендә дә беренчелекне алган иде.

Гадилә ханым балалар табибы булып инде 54нче елын эшли. Ә Җиһангәрәевләр династиясенең медицина өлкәсендә гомуми эш тәҗрибәсе 100 елдан артып китә. Гадилә Җиһангәрәеваның ике кызы да әнисенең юлын дәвам иткән. Гүзәле - Түбән Кама балалар хастаханәсе перинаталь үзәгендә баш табиб урынбасары. Гөлназы - медицина фәннәре кандидаты, «АК Барс- Мед» иминиятләштерү компаниясендә медицина ярдәме сыйфатын контрольдә тоту идарәсе башлыгы.

фото https://ok.ru/group

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев