Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде. (Казань, 7 марта, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында...
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде.
(Казань, 7 марта, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде.
«Дәүләт алдындагы аеруча шәхси казанышлары һәм Россия Федерациясе халыкара абруен ныгытуга керткән өлеше өчен Миңнеханов Рөстәм Нургали улын - Татарстан Республикасы Президентын - Александр Невский ордены белән бүләкләргә», - дип билгеләп үтелгән документ текстында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев