7 март 2017 яңалыклары
-
Кукмарада янгын (фото)
Әлеге минутларда поселокның Насыйбуллин урамындагы хуҗалыкларның берсендә көчле янгын. Ялкын телләре йортның түбәсен ялмап алган. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җитте. Фаҗига турында тулырак мәгълүмат бераз соңрак хәбәр ителер. Эльвира Мөбарәкшина. Фотолар фаҗига урыныннан.
-
Мөселман хатын-кызларын 8 Март белән котларга ярыймы? (сорау–җавап)
"Гаилә дусларыбыз намазга басты. Дустымның хатынын 8 Март бәйрәме белән котларга ярыймы икән? Гомумән, дөньяви бәйрәмнәргә диндә нинди мөнәсәбәт?" - дигән сорауга дин әһелләре ничек җавап бирә. Радик исемле егет язган сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ җавап бирә. - Әссәләәмү галәйкүм...
-
Арчадагы фаҗига: әнисен җирләгәнгә ике атна, дүрт яшьлек бала ятим
Кичә, 6 март көнне Арча районында булган фаҗига турында ишетми калучылар юктыр. Иртәнге дүрттә Васильева Божа белән Кәче арасындагы юлда поезд өч кешене бәреп китә. Новосибирск-Адлер маршруты буенча йөрүче поезд машинисты алдагы кешеләрнең шәүләсен күрә. Ул аларны кисәтеп, шундук сигнал бирә. Әмма ара якын булу сәбәпле, тормоз юлы җитеп бетми....
-
Тиз кабара торган торган камыр рецепты
Тәския Вәгыйзовадан тиз кабара торган камыр рецепты. "Улыма мәктәптән кайтуына сарделька белән камыр ризыгы әзерләдем", - дип яза Тәския Вәгыйзова. 1 стакан җылы сөт ,1 аш кашыгы коры чүпрә, 4 аш кашыгы сыек май, 1 йомырка, тоз, шикәр комы, бөтенесен салып коймакка кебек сыек камыр тугладым. 15 минуттан соң камырны...
-
Кукмарада республиканың волейболчы егетләре көч сынашты (фото)
Татарстан Республикасы укучыларының XI спартакиадасы кысаларында Кукмара районының "Зилант" спорт мәктәбендә волейбол буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда 11 районнан килгән 2001-2002 елгы яшүсмерләр көч сынашты. Өч көн дәвамында барган бәйгедә Сарман районы командасы җиңү яулады. Икенче урында - Кукмараның "Зилант", өченче урында - Мамадыш районы командасы. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек...
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында дөнья күрде. (Казань, 7 марта, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны бүләкләү турында 1 мартта имзалаган документ бүген, 7 мартта, хокук мәгълүматы интернет-порталында...
-
Кукмара районында быел мөгезле эре терлекләр саны 1200 башка арткан
Күрсәткечләр 2017 елның 2 ае буенча тәкъдим ителә. (Казан, 7 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). 2017 елда терлек санын арттырган һәм киметкән районнар исемлеге мәгълүм булды. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган утырыш барышында хәбәр итте. Министр сүзләренчә, 1 мартка...
-
Яңа туган баласын чүплеккә чыгарып атуда гаепләнүче ана табылды
Полиция хезмәткәрләре Казанның Габишев урамындагы чүплек контейнерына яңа туган сабыен ыргыткан хатынны тоткарлаган. Тоткарланган хатын - 29 яшьлек Үзбәкстан гражданкасы. Иң гаҗәбе, хатын шушы көнгә кадәр тыныч кына бала мәете табылган урыннан ерак түгел генә бер йортта яшәп яткан. Матбугат.ру
-
Кукмаралылар “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика фестиваленә нәтиҗә ясау тантанасында катнашты
8 Март бәйрәме алдыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика фестиваленә нәтиҗә ясалды. Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында үткән тантаналы чарада Кукмарадан да делегация катнашты.
-
Бүген РДКда бәйрәм концерты узачак
Бүген, 7 мартта, район Мәдәният йортында 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты була. Башлана 18.00 сәгатьтә.
-
Күкшелдә яшәүче Миләүшә Әхмәдуллина-Шәйдуллинаның иҗат җимешләре
-
"Строймаркет" кибетенә рәхим итегез! (фото)
Кукмарада төзелеш материалы кибетләре бихисап, әмма аларның барысы да поселок үзәгендә түгел. Кайберләренә, үз транспортың булмаса, барып җитеп тә булмый. Ә базарның өске ягына урнашкан "Строймаркет" кибетенә, бистә үзәгендә булганга, башка сәүдә нокталарына килгәч тә кереп чыгарга була. Өй өчен кирәкле товарларның бер урында туплануы да, башка сату нокталарына караганда...
-
1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык старт ала
Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев чарада республиканың миллионнан артык кешесе катнашуына өметләнә. (Казан, 7 март, «Татар-информ», Оксана Романова). 1 апрельдә Татарстанда тир--якны чистарту буенча санитар-экологик икеайлык старт ала. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде. "Сер түгел, әлеге чарада иң...
-
Олыяз мәктәбе укучылары белән очрашуга аграр көллият укытучысы килде (фото)
Кукмара агарар көллияте укытучысы Расим Салихов белән очрашу уңай тәэсирләр калдырды.
-
Олыяз мәктәбендә экологик дәрес узды (фото)
Россиядә 2017 ел - Экология елы дип игълан ителде. "Экология дәресе" акциясе кысасында Олыяз урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрелде. Укучылар Бөтенроссия урманны торгызу хәрәктендә катнашу теләген белдерделәр. Мәктәптә махсус питомник та булдырылачак.