Вахиттә язгы кыр эшләре гөрли (фото)
Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре тулы куәткә бара. Күп хуҗалыкларда уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмалау, өстәмә тукландыру эшләрен төгәлләгәннәр, инде чәчелгән басу-кырларның да мәйданнары арта бара. Әнә, вахитлеләрнең дә эшләре гөрли: кайсы басуларына карасаң да, төрле агрегатлар таккан тракторлар, орлык ташучы машиналар күзгә ташлана.
Вахитов исемендәге хуҗалыкның 5233 гектар сөрүлек җирләре бар. Бүгенге көндә 800 гектар уҗымнарны, 1440 гектар күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм өстәмә тукландыру эшләре тәмамланган инде. Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә ашлама һәр гектарга 100 килограмм исәбеннән тупланган.
-Язгы культуралар 2993 гектарда игеләчәк. 80 гектар җиргә - бодай, 130 гектарга - арпа, 100 гектарга борчак чәчтек, - диде Вахитов исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Анатолий Апаев. -Язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Техникабыз да җитәрлек, ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар юк.
Җирләрнең генә тигез өлгермәвен билгеләп үтте ул. Шуңа күрә һәр басуны көнгә берничә тапкыр карап әйләнеп узарга, җитешкәнлеген тикшереп торырга туры килә икән. Әйе, игенчегә көне түгел, сәгате дә кадерле шул.
Шулай ук биредә рапс, соя, люпин, вика үстерергә планлаштыралар. 600 гектар җирдә силоска, ә 400 гектарда ашлыкка кукуруз чәчеләчәк икән. 1100 гектар мәйданны алып торачак катнаш азыкның 200 гектарында орлыклар инде җир куенына иңдерелгән.
Вахитлеләрнең барлык чәчүлек материаллары да югары сыйфатлы, үзләре җитештергән, бары тик рапс, кукуруз орлыгын гына сатып алырга туры килгән.
-Орлыкларны агулап утыртабыз. Барысына да фитосанитар тикшерү үткәрелде. Кайсы культурага нинди препарат туры килгәне, күләме һәм башка күрсәткечләре билгеләнде. Ә җәй айлары өчен корткычлардан, чүп үләннәреннән саклану чаралары әзерләнде, - диде баш агроном.
Механизаторларны да мактап кына телгә алдылар биредә. "Булдыралар егетләр, тырышалар, эштән туктата торган түгел. Иртәнге сәгать алтыда кырда булалар, кич караңгы төшкәч кенә кайтып китәләр", - диделәр. Кыр эшләренә керешер алдыннан аларга хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылган. Механизаторга ярдәмчеләр билгеләнгән, һәр чәчкечкә исә җаваплы кешеләр беркетелгән. Механизаторларның хезмәтләренә өч көннән өч көнгә нәтиҗә ясалып барыла. Иң күп норма-смена эш башкаручыга күчмә флаг һәм акчалата премия тапшырыла, ә Сабантуйда исә алдынгы механизатор тәкә белән бүләкләнәчәк икән.
-Бу ярыш эш темпын да арттыра, кызыксындыру чарасы да булып тора, - диде Анатолий Апаев. Бүләкләрне хуҗалык җитәкчесе үзе тапшыра. Гаиләсе дә белеп, күреп тора. Үзе бер күңелле бит. Акчасы да - өстәмә керем.
Быел иң беренче җиңү яулаган Николай Степановның ДТ-75 тракторында арпа чәчкән вакыты иде. Ул үткән ел тәкә белән бүләкләнгән булган инде, бу чәчүдә дә бирешмәскә исәбе. Николай абыйның ярдәмчеләре - Кукмара аграр көллиятендә белем алучы Айнур Фазлыев белән Нияз Миннебаевлар да сыната торганнардан түгел. Бер команда булып эшлиләр егетләр.
Вахитов исемендәге хуҗалыкта бер проблемага да юлыктык: башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, агрофирмалардагы кебек, биредә дә пай җирләре хуҗаларының иң уңдырышлы басу уртасыннан үз кишәрлекләрен бүлеп алуы очраклары бар икән. Болай җирне бүлгәләү республикада исә яхшылар исәбендә булган хуҗалыкка да матди һәм рухи зыян китерә: басулардан көтелгән уңыш җыеп алынмый, хезмәт кешесенең кәефен төшерә. Югыйсә, вахитлеләрнең югары дәрәҗәдә хуҗалык итүе нәтиҗәсендә халык эш урыннары, тотрыклы хезмәт хакы, җитәрлек күләмдә мал азыгы белән тәэмин ителгән, авылларда социаль объектлар гөрләп эшли, урам юллары ремонтлана, асфальт түшәлә. Республика Президенты тарафыннан Вахиттә ял паркы ясау өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирелү дә нәкъ менә хуҗалыкның яхшы эшләве нәтиҗәсендә булды бит. Ә алынган пай җирләрендә юньләп ашлык игелми, кайберсендә чүп үләне генә үсә. Күмәк хуҗалыкларны тарату районга инвестор кергәч бер күзәтелгән иде инде, нәтиҗәсен әле дә төзәтеп бетереп булмый. Тагын шул хәл кабатланмасын өчен булган хуҗалыкны, аның җирен бөтен итеп саклап, булган данны тагын да үстерәсе иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев