“Вахитов” җәмгыятенә Венгриядән 66 тана кайтартканнар
Быелгы сигез айлык эш нәтиҗәләре буенча "Вахитов" җәмгыятендә 56 миллион сумнан артыграк акча кереме алынган, бу үткән елның сигез ае белән чагыштырганда 40 миллион сумга күбрәк. Ә ел ахырына әлеге сумманы 80-85 миллион сумга җиткерергә уйлыйлар. Хуҗалыкта ел башыннан 2200 тонна сөт сауганнар. Гомумән, планнары зурдан тырышлыларның: көндәлек савымны унбиш...
Җәмгыятькә Венгриядән 66 тана кайтартканнар. Аларның сакланышына да игътибар бирәләр. Сыерларның буазмы, юкмы икәнлеген тикшерү өчен УЗИ аппараты, бозаулаган малларның сәламәтлеген ныгыту, өстәмә энергия бирү өчен махсус прибор сатып алганнар. Һәрберсенең бәясе йөз мең сумнан да югарырак булган терлекләрне, бары тик тиешле тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә генә яраксызга чыгарып, ит комбинатларына озатып булмый бит инде, диделәр биредә.
Ферма территориясендә зур төзелешләр алып баралар: искене яңарталар, агарталар, чистарталар, абзарларның түбәләрен алыштыралар, тәрәзә-форточкалар ясыйлар. Яңача үзгәртеп корылган абзарлар яп-якты булып аерылып тора, бу бер яктан электр энергиясенә дә экономия, икенчедән һава йөреше дә яхшы була. Быел биредә төзелешләргә генә якынча 15 миллион сум акча тотылган.
-Якынча җиде-сигез миллион сумга төшәчәк 750 баш терлек сыйдырышлы мал торагы төзибез. Аны октябрь аена эшләп бетерергә планлаштырабыз. Биредә терлекләр бәйләүсез асралачак. Биш төркем оештырачакбыз: сөттән аерылганнан соң бозаулар тана булып җитешеп каплатылганчы монда торачаклар, - диде Нәфыйк Хөсәенов.
Тырышлылар быелгы урып-җыю кампаниясен дә уңышлы гына башкарып чыкканнар. Бер гектардан уртача 40 центнердан артык икмәк җыеп алынган. Люпин, соя, рапс кебек культуралар да үстергәннәр. Ферма янына өеп куелган салам төргәкләренә дә игътибар итми калмадык. Саламны туратып, сеткага төрә торган җайланма сатып алганнар. Тегермән алып кайтып урнаштырганнар.
-Игенчелектә башкарылган эшләр барысы да терлекчелек өчен. Әгәр әлеге азык катнашмаларын сатып ала башласаң, бик кыйммәткә төшәр иде. Без исә продукциянең үзкыйммәтен киметү өстендә эшлибез, - дип дәвам итте җитәкче. - Бүгенге көндә абзарда сатарга дигән 150 үгез басып тора. Аларны акчага әйләндерсәң, сигез-тугыз миллион сум дигән сүз. Бу хуҗалыкка төзелешләр алып барырга, хезмәт хакларга түләргә дә өстәмә акча булып тора. Атларның да баш саны унбергә җитте. Берничәсе колынлады, киләчәктә алар да әйбәт кенә үсеп китәрләр дип ышанабыз.
Бүгенге көндә "Вахитов" җәмгыятендә уртача хезмәт хакы 19500 сумны тәшкил итә. Хуҗалыкта барлыгы 64 кеше эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев