Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тыйнак, тырыш, ярдәмчел

Бу сүзләр хезмәттәшем, "Восток" күмәк хуҗалыгында шофер булып эшләүче Кәшипов Рәис турында.


Үз эшен, нинди генә кыенлыклар булмасын, намус белән башкаручы Рәистә техникага булган мәхәббәтне әтисе Нәҗип абый тәрбияләгән. Ул озак еллар колхоз кырларында комбайн иярләгән, хәзер авылда мәртәбәле кеше, имам хезмәтен башкара.
Рәис армиягә хәтле машинада эшләп ала. Үзенең Ватан алдында бурычын үтәп, туган якларына кайта. Хезмәттәшләре ул вакытта илнең төрле почмакларында кайнаган зур төзелешләргә китеп барсалар да, аны туган яклары үзенә тарта. Кайту белән аңа ГАЗ-53 машинасын бирәләр. Ул вакытта колхозда ел дәвамында эш бетеп тормый. Машина яңа булмаса да, ерак араларга йөрергә кирәк. Аңа элеккеге СССРның төрле шәһәрләрендә булырга туры килә. Ул вакытларны искә алып:
-Машина иске, кабинага җил, буран керә, аңа карап йөрмичә тормадык, эшне җиренә җиткереп башкардык. Әйе, шофер хезмәтенең мактаулы, кадерле вакытлары бар иде. Әбиләр дә олылап: "Абый, утырт әле", - диләр иде. Кызларны әйткән дә юк, шофер егет алар өчен дәрәҗәле, бай кеше иде, - ди ул.
Хәзер дә Рәис бик кирәкле эш белән шөгыльләнә - хуҗалыктан сөт җыя. Көн саен кеше уянганчы кузгалырга, ике авыл арасын узып эшкә барырга кирәк. Аның бит карлы, яңгырлы көннәре дә күп була. Моның белән генә эше бетми, хуҗалыкның башка эшләрен дә башкара: урып-җыюда катнаша, төзелештән дә читтә калмый. Быел 7 мең тонна ашлык ташыган.
Тормыш иптәше Суфия - күрше Вахит авылы кызы. Алар бер ул, бер кыз үстерделәр. Уллары Рамил хәрби бурычын үтәп кайтты. Хәзер пластик тәрәзәләр остасы. Кызлары Ләйсән Казанда музыка колледжында белем ала. «Безне кемнәр алыштырыр икән?» - дип борчыла хезмәттәшем. Яшьләр техникага утырырга атлыгып тормыйлар. Машиналарның иске булуы да куркытадыр, иң яңасына да 20 ел тулып килә... Хуҗалыкта шоферларның яше 40-50 тирәсендә.
Хезмәттәшемне, шулай ук барлык автомобиль йөртүчеләрне һөнәри бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, юлда исән-имин йөрүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk