Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тәрбияче - икенче әни ул (фото)

27 сентябрь - тәрбиячеләр көне Балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр белән аралашканда, үзең дә сизмәстән, сабый вакытларыңа кайтасың. Карашларыннан үзгә бер җылылык бөркелә, әйтелгән һәр сүзләре йомшак, ипле була аларның. Кукмараның "Салават күпере" бакчасында инде өч дистә елдан артык хезмәт куючы Гөлфия Хаҗиәхмәтова да нәкъ менә шундыйлардан.

-Мин күп балалы гаиләдә алтынчы сабый булып дөньяга килгәнмен. Кечкенәдән курчаклар белән уйнарга, аларны үземчә тәрбияләргә, уйнатырга, ашатырга, ниндидер шөгыльләргә өйрәтә идем. Әлеге хыялым мәктәпне тәмамлауга мине иң элек Казандагы педагогия көллиятенә, соңрак югары уку йортына алып килде. Кулыма диплом алып, "Салават күпере"ндә эшли башлаганнан бирле тәрбияче һөнәреннән аерылганым юк, моңа бер дә үкенмим, - ди ул.
Тәрбияче белән 1985 ел белән бүгенге көн бакчасын чагыштырабыз. Җир белән күк арасы!
-Хезмәт юлымны башлаган көн бүгенгедәй хәтердә: мине мөдир иң кечкенәләр төркеменә төп тәрбияче итеп билгеләде. Төркемгә керүгә, идәнгә тезелешеп утырып, уенчыклар белән мәш килүче берсеннән-берсе кечкенә малай-кызларны күреп берара сүзсез калдым. "Бигрәкләр дә бәбәй бит әле болар, ничекләр генә эшләрмен", - дим эчемнән генә. Балаларның да мине беренче күрүләре бит: чит кеше булганлыктан, ятсынып, елаша башладылар, берсенә икенчесе кушылды. Инде ничек юатырга? Җырлап та карыйм, биеп тә алам - туктамыйлар гына бит! Биш-ун минутлап вакыт уздымы икән, тынычландылар тагын. Күз яшьләремне сөртә-сөртә мин дә эшкә керештем. Әлеге мизгелләр күңелемә гомерлеккә уелып калды. Хәзер инде ул балаларның ул-кызларын тәрбиялибез, - дип бераз яшьлек хатирәләрен искә төшереп алды Гөлфия ханым. -Балалар да бөтенләй башка төрле, йомшак күңелле иде ул заманнарда. Хәзер алай ук түгел, туганда ук мең дә берне беләләр. Өйдә күбесенең кулыннан телефон, планшет төшми. Моның, әлбәттә, баланың психикасына, үсешенә йогынтысы зур. Тәрбияче өчен иң мөһиме: әти-әниләр белән үзара аңлашып эшләү. Ул яктан 32 ел эчендә алай зур каршылыклар чыкты дип әйтә алмыйм. Сабыр булсаң, әйтелгән барлык сүзләрне дә йөрәгеңә якын алырга тырышмасаң, ике арада алтын урталыкны сакларга мөмкин.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев