Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Өскебашта яңартылган мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты (фото)

(Кукмара, 15 сентябрь, "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Бүген Түбән Өскебеш авылында күркәм вакыйга булды - яңартылган авыл мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Рафис Кәримов җитәкчелегендәге "Спецстрой" оешмасы бинаны капиталь төзекләндерүгә гыйнвар аенда керешкән булган. Аның идәненнән алып түбәсенә кадәр бар җире яңартылган: тәрәзәләр, эчке -тышкы ишекләр, электрүткәргечләр, җылылык челтәре тулысынча...

(Кукмара, 15 сентябрь, "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Бүген Түбән Өскебеш авылында күркәм вакыйга булды - яңартылган авыл мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Рафис Кәримов җитәкчелегендәге "Спецстрой" оешмасы бинаны капиталь төзекләндерүгә гыйнвар аенда керешкән булган. Аның идәненнән алып түбәсенә кадәр бар җире яңартылган: тәрәзәләр, эчке -тышкы ишекләр, электрүткәргечләр, җылылык челтәре тулысынча алыштырылган, тышкы стеналар өлешчә төзекләндерелгән. Төзелеш барлыгы 7 миллион 100 мең сумга төшкән. Ике катлы мәдәният йорты мәдәният учагы гына түгел, күпфункцияле үзәк тә булып тора. Биредә китапханә, почта, авыл җирлеге админстрациясеннән тыш, көрәш белән шөгыльләнү өчен спорт залы да урнашкан. Әлеге төбәк халкының шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев та уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев