Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лельвиж авылы мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты (фото)

Бүген районыбызда тантаналы вакыйга булды. Лельвиж авылында 100 кешегә исәпләнгән өр-яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Лельвижлыларның сөенечен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, район башлыгы Сергей...

Бүген районыбызда тантаналы вакыйга булды. Лельвиж авылында 100 кешегә исәпләнгән өр-яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Лельвижлыларның сөенечен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.

-Районыбыз республикада эшләп килүче программаларның күбесендә катнаша. Әлеге мәдәният йорты, спорт мәйданчыгы да программа кысаларында сафка басты. Рөстәм Нургалиевич, район һәм авыл халкы исеменнән рәхмәтемне җиткерәм, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

-Бәйрәм алдыннан шатлыклы тантанага җыелдык. Клуб һәм спорт мәйданчыгы эшләнде, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Республикада авыл җирлекләре өчен күптөрле программалар эшләп килә. Клуб, фельдшер-акушерлык һәм ветеринария пунктлары, спорт мәйданчыклары төзү, юллар, ут-су мәсьәләләре - болар барысы да авыл тормышын шәһәрдән аерып булмасын өчен эшләнә. Бүген без басуларны да карап чыктык. Район башлыгы башкарылган эшләр турында сөйләде. Кукмара алга таба бара, гөрли, эшли. Киләчәктә дә уңышлар телим. Президент клубка кирәк-яраклар алу өчен мәдәният йорты директоры Иван Андреевка 100 мең сумлык сертификат, ә "Строй-Гарант" оешмасының генераль директоры Илсур Шәрипов символик ачкыч тапшырды.

Президент тантанага чакырылган ветераннар белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән Хәтер монументына чәчәкләр салды.

Тантанадан соң авыл халкы районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев