8 май 2016 яңалыклары
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лельвиж авылы мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты (фото)
Бүген районыбызда тантаналы вакыйга булды. Лельвиж авылында 100 кешегә исәпләнгән өр-яңа мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Лельвижлыларның сөенечен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, район башлыгы Сергей...
-
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының министр урынбасары Рафаиль Гыйльманов якташыбыз Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды (+ФОТО)
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан районыбызга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының министр урынбасары, полициянең генерал-майоры Рафаиль Гыйльманов килде. Ул Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салды. Әлеге тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевлар да катнашты. Башкала кунагы Сабир...
-
Зур Сәрдек гимназиясендә Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров истәлегенә мәрмәр такта куелды (фото)
Зур Сәрдек җирлегендә Җиңү бәйрәме уңаеннан зур тантана узды. Гимназия алдына митингка килгән кунаклар бу көнне ике тантана шаһитләре булдылар. Бинаның диварына, 12 яшьтән сугышка китеп полк улы булган,шушы җирлектә егерме ел колхоз рәисе булып эшләгән Социалистик Хезмәт Герое, легендар шәхес Камил Фаяз улы Шакиров истәлегенә мәрмәр такта куелды. Бәйрәмгә...