Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Кукмарада Балалар иҗат йортының беренче нигез ташын салуда катнашты (фото)

(Кукмара, 15 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Бүген Кукмарада күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Бистәбез үзәгендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташы салынды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, районга эш визиты белән килгән Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Республикасының...

(Кукмара, 15 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Бүген Кукмарада күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды. Бистәбез үзәгендә төзеләчәк Балалар иҗат йортының беренче нигез ташы салынды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, районга эш визиты белән килгән Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаевлар катнашты.

-Без республика программаларының барысында диярлек уңышлы гына катнашып киләбез. Быел да районыбызда дүрт мәктәп төзекләндерелде, яңа мәдәният учаклары сафка басты, тротуарлар, юллар ясалды. Программалар буенча авыл җирлекләрендә дә күп эш башкарыла, - дип билгеләп үтте тантанада катнашкан район башлыгы Сергей Димитриев. - Мәгариф, спорт тармакларында алга китеш сизелә. Бистәбездә төзеләчәк Балалар иҗат йорты исә балаларның иҗатларын тагын да үстерүдә, аларның сәләтләрен ачуда ярдәм итәчәк. Барыгызны да бәйрәм белән!

Премьер-министры Илдар Халиков исә үзенең чыгышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламнәрн ирештерүдән башлады:

-Сез - булдырасыз! - диде ул. - Соңгы елларда республикада бу кадәр үсешкә ирешкән бер генә район да булмады. Кайсы гына тармакны алсак та, эшләрегез гөрләп бара. Мәгариф өлкәсендә республика күләмендә беренче бишлеккә керүегез, ә авыл районнары арасында беренчелекне биләү үзе үк зур дәрәҗә. Авыл хуҗалыгында, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә уңышларыгыз горурланып сөйләрлек. Ә менә бүген нигез ташы салына торган иҗат йорты балаларның талантларын барлау юнәлешендә күп еллар хезмәт итәр дип ышанам.

Котлаулардан соң балаларның юлламасы салынган капсула нигез ташы белән бергә иҗат йортының нигезенә салып калдырылды.

Балалар иҗат йортын төзүче генераль подрядчы - Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" оешмасы. Төзелеш эшләрен 2017 елның 31 августына төгәлләү планлаштырыла. Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев