Сыналган дуслык тагын да ныгысын
Иртәгә, 22 апрельдә, башкалабыз Казанда Татарстан халыкларының өченче корылтае үз эшен башлаячак, анда катнашу өчен безнең районнан тугыз делегат сайланды. Корылтайга нинди өметләр баглыйсыз?Делегатларга әнә шушындый сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА:
-Бу мөһим чара Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренә җыелып аралашырга мөмкинлек бирәчәк. Телләрне, мәдәни кыйммәтләрне, традицияләрне саклау белән бәйле мәсьәләләрне заманча хәл итү, милли иҗтимагый оешмаларның һәм конфессияләрнең хезмәттәшлеген ныгыту буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр дә булачак. Мин бигрәк тә телләрне саклау һәм үстерү турындагы законның үтәлешенә игътибар ителер дип көтәм, чөнки тел, дин, гореф-гадәтләр милләтне милләт итеп яшәтүче мөһим факторлар бит. Без, делегатлар, корылтай эшендә актив катнашырбыз, яңалыклар алып кайтып, аларны тормышка ашыруда үз өлешебезне кертербез дип уйлыйм. Шунысы сөенечле, районыбыздагы төрле милләт халкы элек-электән бер зур, тату гаилә булып яши, бу яктан бездә проблема юк. Гасырлар буе сыналган дуслыгыбыз киләчәктә тагын да ныгыр дип ышанам.
Леонид ИСХАКОВ, мари милли-мәдәни автономиясе рәисе:
-Безнең авыл җирлеген генә алыйк: күпчелекне марилар һәм татарлар тәшкил итсә дә, барлыгы сигез милләт вәкиле яши. Арабызда беркайчан да дошманлык хисләренең булганы юк. Барлык бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез. Шушы җылы мөнәсәбәтләрне сакларга насыйп булсын. Республикабыз Президенты һәм җитәкчелеге алга таба да милләтләрнең бердәмлеген ныгыту турында кайгыртырлар дип уйлыйм. Иске Кенә авылында клуб төзелер, Княгорда искесе яңартылыр, дип өмет итәм: ял көннәренә кунакка кайткан яшьләргә дә күңел ачу урыннары кирәк бит.Чигайка, Княгор, Иске Кенә, Красный Октябрь авылларындагы фермалар белән бергә эш урыннарының бетүенә, яшьләрнең читкә китүенә, балаларның һаман саен азрак тууына, Кукмара мариларының киләчәге өчен борчылам. Корылтайда мондый проблемалар да читтә калмас, дип өметләнәм.
Виталий СЕМЕНОВ, удмурт милли-мәдәни автономиясе рәисе:
-Шунысы сөенечле, күп кенә милли мәсьәләләр хәзерге вакытта дәүләт дәрәҗәсендә карала. Югары трибунадан яңгыраган сүзләрнең тормышка ашуы бик мөһим. Безне, Кукмара районындагы удмурт диаспорасын, иң элек телебезнең һәм мәдәниятебезнең үзенчәлекләрен саклауга кагылышлы мәсьәләләр, шул исәптән удмурт балаларының үз телләренә салкын карашы, аларның руслаша баруы борчый. Телләрне саклау турындагы законга үзгәреш кертеп, мондый хәлне үзгәртергә була, минемчә. Съездда бу мәсьәлә күтәрелер дип уйлыйм.
Өстәп шуны әйтәсе килә: "Трудовая слава" газетасында удмурт телендә "Вамыш" дип исемләнгән махсус сәхифә чыгып баруына без шатбыз. Әгәр "Кукмара авазы" радиосында туган телебездәге тапшырулар янәдән алып барыла башласа, бик яхшы булыр иде.
Кукмара районының "Рус җәмгыяте" әгъзалары:
-Съезд этникара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы үсешенә уңай йогынты ясар дип көтәбез. Республикабызда элек-электән төрле халык вәкилләре арасында толерантлы мөнәсәбәтләр яшәп килә. Бу казаныш алга таба да саклансын, низаглар кабынуына юл куелмасын иде. Моннан тыш, интернет челтәре һәм массакүләм мәгълүмати чаралар аша мәдәни һәм гыйльми үсеш алу мөмкинлегенең киңәюенә, районнарда православие мәктәпләре ачылуына өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев