Шәһәр эчендәге юлларны төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин шәһәр эчендәге урамнарның юлларын төзекләндерүгә алга таба тагын да зур игътибар биреләчәген әйтеп сөендерде.
-Район башлыгы Сергей Димитриев юллар мәсьәләсе буенча берничә тапкыр республика Президентына мөрәҗәгать иткән иде, өстәмә 26 миллион сум акча бүленәчәк, дигән шатлыклы хәбәр алдык, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин. - Акчалар күчүгә Кукмараның Южный микрорайонындагы берничә урамга вак таш түшәләчәк. Яңа урамнар да читтә калмаячак, программалар буенча аларда да юл төзекләндерү эшләре башкарылачак, асфальтлар яңартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев