1 август 2017 яңалыклары
-
Хәния Фәрхинең кызы Алия: "Минем әле утырып елаганым да юк"
Хәния Фәрхи гомеренең соңгы көннәрен ничек үткәргән? Сәламәтлегенә бәйле нинди проблемалар кичергән? Аны ни өчен Казанда җирләгәннәр? Дистә еллар буе әнисен гастрольдән көтеп һәм аның гомере өчен куркып яшәгән Алия "Татар-информ"га эксклюзив интервью бирде. - Алия, Хәния апа тамашачысыннан риза-бәхил булып китте дип әйтә аласызмы? - Бу һичшиксез шулай. Ничек...
-
Армиядә хезмәт итеп кайткан эшсезләргә пособие күләме үзгәрде
Үзгәрешләр кертү турындагы федераль законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
-
Быел мәктәпкә 1 сентябрь көнне бару-бармау турында бәхәс куера
Август ахырында, сентябрь башында халыкны озын яллар көтә. 30 август - Республика көне, 1 сентябрь - Корбан бәйрәме уңаеннан ял көне, ә инде 2 се, 3 се - атна ахырындагы ял көннәре. Шулай итеп, быел яңа уку елы 4 сентябрьдә генә башлана.
-
Кукмарада "Автоледи" бәйгесе узачак
Руль артында йөрүче гүзәл затлар арасында "Автоледи" бәйгесен оештыру соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Быел әлеге бәйге ЮХИДИ бинасы янындагы мәйданда 2 августта узачак. Туташ һәм ханымнарга дәүләт техник күзәтүе узу, автомобильдә фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үзара көч сынашу бурычы йөкләнәчәк. Гүзәл затларны бәйгедә көтеп калабыз....
-
Район прокуроры Кукмара тегү фабрикасында күчмә кабул итү уздырды (фото)
Россия Федерациясенең Генераль прокуроры Юрий Чайка карары белән һәр айның беренче сишәмбесендә прокуратура органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне уздырыла. Бу көнне, ягъни бүген, районыбыз эшмәкәрләре, үз эшләрен башлап җибәрергә теләүчеләр, Кукмара районы прокуроры Ришат Шакировка мөрәҗәгать итеп, эшчәнлек барышында килеп туучы проблемалар һәм авырлыклар хакында сөйли алалар.
-
“Беттек, янабыз. Өйгә утлы шар керде”, – дип башын тотып елый башлады
Быел җәйне гарасатлар күп булыр дип фаразлаганнар иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да ике көннең берендә кисәтеп торды. Әмма бәланең кайда көтәсен, кемгә зыян саласын берәү дә әйтә алмый. Җәйге ялымның соңгы көннәрендә Кукмара районының Төркәш авылында янгын шаһиты булырмын дип күз алдына да китермәгән идем. "Өйгә ут керде" Алия...
-
Наркотик матдәләрне пропагандалаган эшмәкәрләр җаваплылыкка тартылды
Район Эчке эшләр бүлегенең полиция хезмәткәрләре өч шәхси эшмәкәрне наркотик матдәләрне пропагандалаган өчен җаваплылыкка тартты.
-
“Көндезге күзәтчелек отряды” хәрби-патриотик юнәлештәге смена үз эшен төгәлләде (фото)
Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" лагерендә ун көн дәвамында "Көндезге күзәтчелек отряды" хәрби-патриотик юнәлештәге смена эшләде. Район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәрдаим балалар белән булды.
-
Шәһәр эчендәге юлларны төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин шәһәр эчендәге урамнарның юлларын төзекләндерүгә алга таба тагын да зур игътибар биреләчәген әйтеп сөендерде.
-
Эшмәкәрләр игътибарына
"Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү Федераль корпорациясе" җәмгыятенең ташламалы лизинг җиһазлары программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда төбәк лизинг компаниясе эшли башлый.