Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өркеш авылында “Нур” мәчете ачылды (фото)

Бүген Өркеш авылында сөенечле, зур вакыйга булды: өч катлы "Нур" мәчете үзенең ишекләрен ачты. Фәниябикә һәм Рәшит Җәләлиевләр көче һәм иганчеләр ярдәме белән сафка баскан бик матур, күркәм дин йортында ашханә, уку заллары, китапханә дә бар. Бу көнне күпләрнең күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде, тамакларына сөенеч төеннәре утырды. Мәчет төзелешен башлап...

Бүген Өркеш авылында сөенечле, зур вакыйга булды: өч катлы "Нур" мәчете үзенең ишекләрен ачты. Фәниябикә һәм Рәшит Җәләлиевләр көче һәм иганчеләр ярдәме белән сафка баскан бик матур, күркәм дин йортында ашханә, уку заллары, китапханә дә бар. Бу көнне күпләрнең күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде, тамакларына сөенеч төеннәре утырды. Мәчет төзелешен башлап йөрүче Җәләлиевлар һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Әлеге тантаналы чарага Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башка кунаклар да күп килгән иде.

Тантаналы чарадан соң балалар белән милли-мөселман Сабан туе үткәрелде.

Язма белән тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан таныша алачаксыз.

Алсу Идрисова хәбәре һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев