Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Кукмара металл савыт-саба заводы” җәмгыятенә Рәхмәт хаты тапшырды

Казанда республика Икътисад , Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының "Татарстан Республикасының 2015 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2016 елга бурычлары" дигән темага берләшкән коллегиясе үткәрелде. Коллегия эшендә катнашкан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кукмара металл савыт-саба заводы" җәмгыятенә Рәхмәт хаты тапшырды. "Югары сыйфатлы, киң кулланышта булган продукция эшләп чыгаручы, җитештерүдә заманча технологияләргә нигезләнеп,...

Казанда республика Икътисад , Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының "Татарстан Республикасының 2015 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2016 елга бурычлары" дигән темага берләшкән коллегиясе үткәрелде. Коллегия эшендә катнашкан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кукмара металл савыт-саба заводы" җәмгыятенә Рәхмәт хаты тапшырды.

"Югары сыйфатлы, киң кулланышта булган продукция эшләп чыгаручы, җитештерүдә заманча технологияләргә нигезләнеп, сәүдә базарын һәм ассортиментны актив киңәйтүче заводыгыз уңышлы, тотрыклы предприятие үрнәге булып тора. "Кукмара" маркасын бүген Татарстанда гына түгел, ә аннан еракларда да беләләр, бу исә җитәкчеләрнең һәм үз һөнәренең чын осталары булган белгечләрнең намус белән, зур җаваплылык тоеп, тырышып эшләве нәтиҗәсе", - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев