Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Мәдәният йортында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узачак

12 апрельдә район Мәдәният йортында район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булачак. Әлеге чарада Россия ислам институты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте вәкилләре, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органнары вәкилләренең чыгыш ясаулары көтелә. Белгечләр Ислам диненең Россия һәм Татарстандагы традицион юнәлешләре, үзләренең...

12 апрельдә район Мәдәният йортында район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булачак. Әлеге чарада Россия ислам институты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте вәкилләре, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органнары вәкилләренең чыгыш ясаулары көтелә. Белгечләр Ислам диненең Россия һәм Татарстандагы традицион юнәлешләре, үзләренең эшчәнлекләрен дөнья диннәре исемнәре артына яшеренеп алып барган төрле террорчылык төркемнәренә тартылуның никадәр куркыныч булуын сөйләячәкләр.

Теләге булган һәркемне әлеге чарага килеп, кызыксындырган сораулар буенча фикер алышуларда катнашырга чакырабыз.

Керү ирекле. Башлана 9.00 сәгатьтә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев