Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев: “Тормыш арбасыннан төшеп калмас өчен гел өйрәнергә, эзләнергә кирәк”

Көз - уңыш җыяр чак. Бу игенчелеккә һәм бакчачылыкка гына кагылмый, көзге айларда без, гадәттә, ел башында планлаштырылган эшләрнең үтәлешенә бер кат нәтиҗә ясыйбыз. Районыбыз быел да төзелеш-ремонт эшләренә бай булды. Мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә уңышларыбыз күп. Район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмәбездә аларның кайберләрен барлап үттек. -Сергей Димитриевич,...

Көз - уңыш җыяр чак. Бу игенчелеккә һәм бакчачылыкка гына кагылмый, көзге айларда без, гадәттә, ел башында планлаштырылган эшләрнең үтәлешенә бер кат нәтиҗә ясыйбыз. Районыбыз быел да төзелеш-ремонт эшләренә бай булды. Мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә уңышларыбыз күп. Район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмәбездә аларның кайберләрен барлап үттек.

-Сергей Димитриевич, төзелеш эшләре районның тормыш-көнкүрешен чагылдыручы бер билге ул. Төзибез икән, димәк, бер урында таптанмыйбыз, яңартабыз, юкны булдырабыз, иң мөһиме - моңа мөмкинлегебез дә, шартлар да бар дигән сүз.

-Әйе, республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тормышка ашырылучы 35 дәүләт программаларының барысында да диярлек районыбыз актив катнашып килә, агымдагы елга төзелеш эшләренең күләме 1 миллиард 478 мең сум булыр дип көтәбез. Бу күләм артырга да мөмкин, республика бюджетыннан өстәмә акчалар бирелә. Әле өч көн элек кенә Нырья авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелешен башлау өчен акча бүленде, бу эшкә дә керешәбез.Программа кысаларында быел Урта Комар, Зур Кукмара, Лубян, Сәрдекбаш урта мәктәпләре, Поч.Сутер мәктәбенең спорт залы капиталь төзекләндерелде. Район үзәк дәваханәсенең хирургия бүлегендә зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды, Зур Сәрдектә модульле фельдшер-акушерлык пункты сафка басты, Адай, Аш-Буҗи, Нырья, Балыклы, Олыяз авылларында ФАПларга ремонт ясалды. Кече Чура, Лельвиж авылларында яңа мәдәният йортлары үз ишекләрен ачты. Бүгенге көндә район Мәдәният йорты төзекләндерелә. Барлыгы 16284 квадрат метр торак, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча күпфатирлы ике йорт, авария хәлендәге торактан күчерү программасы кысаларында дүрт йорт куллануга тапшырылды. Ике ел эчендә поселок һәм авылларда 12 спорт мәйданчыгы корылып, яшьләргә һәм балаларга буш вакытларын файдалы үткәрү өчен шартлар булдырылды. "Нараткай" җәйге лагеренда да ашханәгә дүрт миллион сумлык, Зур Кукмарадагы "Ялкын" яшүсмерләр клубына 3 миллион 300 мең сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелде. Поселокта күпфатирлы биш йортта 17 миллион 236 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды. Юллар төзүгә 450 миллион сум акча тотылды. Төзелеш-ремонт эшләре әле дә дәвам итә: район Советы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, янгын сүндерү часте биналары, поселокта чиркәү төзекләндерелә, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрне капиталь төзекләндерү программасы буенча Чарлы мәктәбендә балалар бакчасы урнаштыру бара. Атлас Булатов исемендәге һәм Җиңү паркларында башкарылган эшләрне дә халык хуплап каршы алды, алар күпләр өчен ял итү, спорт белән шөгыльләнү урынына әверелеп бара. Татарстанда сусаклагыч зоналар елы кысаларында Нурминкә елгасы буенда 24 миллион сумлык эш башкарып ясалган ял итү урыны да поселогыбызны бизәп тора. Киндеркүл тугаенда үтүче Сабантуй мәйданын төзекләндерү уебыз да бар. Гомумән, районда яшьләр өчен ял итү зоналары булдырырга кирәк. Шул максаттан Киндеркүл янындагы буаны файдаланырга уйлыйбыз, аны төзекләндерү берничә этаптан торачак, узган ел беренче өлеше башкарылса, быел икенче этабына керешәчәкбез. Шулай ук Каенсар, Туембаш, Зур Сәрдек, Балыклы, Вахит, Сазтамак, Березняк, Уразай авылларындагы буаларның да кайберләре инде төзекләндерелде, икенчеләрендә эш башланды. Лубянда дамбаны ныгыту буенча зур күләмле эшләр планлаштырыла. Урам утлары урнаштыру, "Чиста су" программалары буенча планлаштырылган чаралар дәвам итә. Авылларда да эш кайный: кайда чишмәләр төзекләндерелә, зират коймалары корыла, мәчетләр яңартыла.

-Бу төзелешләрдә үзара салым акчасын үзвакытында түләп баручыларның да өлеше зурдыр...

-Һичшиксез шулай, һәм мин әлеге программаның кирәкле, файдалы булуын аңлап, аңа үз өлешен кертүчеләргә зур рәхмәтле. Үзара салым акчасы хөкүмәттән дүртләтә артып кайта һәм ул поселок-авылларны төзекләндерүдә зур ярдәм булып тора. Узган ел район буенча җыелган 8 миллион 108 мең сум акчага республика бюджетыннан 30 миллион 393 мең сум акча кушылды. Шул хисаптан юлларны төзекләндерүгә 24 миллионнан артык, урамнарны яктыртуга 3 миллионга якын, су белән тәэмин итүгә 4 миллион тирәсе, балалар мәйданчыклары төзүгә 3 миллион ярым сум акча тотылды. Ә быел үзара салым җыюда 29 авыл җирлеге һәм Кукмара поселогы катнашып, барлыгы 13 миллион 380 мең 400 сум акча җыелды, республикадан килгән акчалар белән бергә 67 миллион сумны тәшкил итә. Бу акчалар җирлекләрдә юл, урам утларын төзекләндерүгә, янгынга каршы чаралар күрүгә, халыкның ялын оештыруга, спорт корылмалары булдыруга һәм башка җирле мәсьәләләрне хәл итүгә тотылачак.

-Поселокның үзәк урамнарында тротуарлар булмау халыкның тәмам үзәгенә үткән иде, бу проблема турында газетабызда да кабат-кабат язылды. Менә, ниһаять, кукмаралыларның хыялы тормышка ашты: мәктәпләргә, балалар бакчаларына илтүче күп урамнарга тротуарлар салынды. Моның өчен газета укучыларыбыздан район җитәкчелегенә рәхмәт белдергән бик күп мөрәҗәгатьләр кабул иттек.

-Без дә үз чиратыбызда хезмәтебезне күрә, бәяли белгән райондашларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез. Күпкатлы йорт тирәләрен тәртипкә китерү буенча әле ике генә ел эшләсәк тә, инде үзгәрешләрне һәркем сизәдер. Бик күп ташландык корылмалар бар иде - алар акрынлап алына, урыннары чистартыла. Ишегалларына уен һәм спорт мәйданчыклары корылды. Күп ишегалларына пычрак ерып керерлек иде - керү юллары тәртипкә китерелде, машиналар кую өчен урыннар ясалды. Урамнар яктыртылды, агачлар утыртылды. Әлбәттә, әле җитешсезлекләр күп, очрашуларда халык та моң-зарларын җиткереп тора. Ләкин барысын да көнендә хәл итү мөмкин түгел, моңа вакыт та, акча да кирәк. Шулай да, әгәр без ике ел эчендә зур күләмдә эш башкара алганбыз икән, алдагы елларда калган проблемаларны да бергәләп хәл итеп бетерербез. Халыкның безне аңлавы, кирәк чакта ярдәм итүе кирәк. Сүтелгән гаражлары, сарайлары өчен дә борчылмасыннар: һәркайсына махсус билгеләнгән җирдән урын бүлеп биреләчәк.

-Районның тулы канлы тормыш белән яшәве өчен һәр тармакның тиешле дәрәҗәдә эшләве кирәк. Сез аларга нинди бәя бирәсез?

-Кукмара бер үк вакытта авыл хуҗалыгы да, сәнәгать районы да булып тора. Икесенең дә югары җитештерүчәнлеге районның икътисадын үстерергә ярдәм итә. Терлекчелектә соңгы елларда мал саны, ит-сөт җитештерү арта бара. Июнь аенда тәүлегенә 200 тонна сөт сава башлап, республика буенча беренче урынга чыктык. Игенчелек тармагы тиешенчә эшләмәсә, мондый күрсәткечләргә ирешә алмас идек. Ә сәнәгать предприятиеләре тарафыннан быел сигез айда 3 миллиард 776 миллион сумлык товар җитештерелде, аның иң күп өлеше - 1 миллиард 57 миллион сумы металл савыт-сабалар заводына туры килә. Тегү фабрикасы һәм киез итек-киез комбинатлары да район бюджетына саллы өлеш кертәләр. Сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармакларының җитештерүчән хезмәте мәгариф, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә хезмәтне югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирә. Быел районда спорт һәм яшьләр сәясәте елы кысаларында күп төрле чаралар үтте. Әле без теләгән дәрәҗәдә үк булмаса да, халыкның сәламәт яшәү рәвешенә тартылуы сизелә башлады. Мәгариф өлкәсендә укыту сыйфатын чагылдыручы республика рейтингында бишенче урынга чыктык. Районыбызның талантлы балалары республика күләмендә үткәрелүче "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә зур җиңүләр яулыйлар. Яңа гына нигез ташы салынган Балалар иҗат йорты талантларыбызны барлап үстерүгә зур этәргеч булыр дип уйлыйм. Бик күп мәдәни, милли чаралар үткәрелде. Май аенда районыбыз делегациясе Екатеринбург өлкәсендә, Казан шәһәрендә үткәрелгән Сабантуйларда катнашты. Июнь аенда удмуртларның республикакүләм "Гырон Быдтон" бәйрәме үткәрелде. Питрау Сабан туе да районкүләм бәйрәмгә әверелде. Менә хәзер поселокта, авылларда кичке уеннар гөрли. Күпмилләтле, эшчән, һөнәрле халык матур итеп ял да итә белергә тиеш. Бу чаралар алга таба да дәвам итеп, икенче елдан мари бәйрәме - Семыкны да район күләмендә уздырырга планлаштырабыз.

- Мәскәүдән "Мираж" группасының килүе дә районыбыз өчен зур яңалык булды.

- Әйе, спонсорлар ярдәме белән бу группаны китерә алдык, алга таба да район халкына мондый тамашалар оештырылачак. Әле конкурста откан 5 миллион сум грант акчасына заманча кинозал булдыру эшенә керештек.

-Сергей Димитриевич, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич бер елга ике тапкыр районыбызга килде. Моның сере нидә, аның эш графигы бик тыгыз икәнен беләбез.

- Бу - беренче чиратта район халкына, аларның нәтиҗәле хезмәтенә зур бәя. Президентыбызның районга булган карашына күркәм хезмәт җимешләре белән җавап бирә алуыбыз куандыра, районыбызның потенциалы зур булу безгә яңа көчләр өсти. Килгән саен Рөстәм Нургалиевич күп мәсьәләләрне дә хәл итә. Район үзәк дәваханәсендә төзекләндерү эшләре һәм заманча җиһазлар алу, район үзәгендә юллар ремонты, Степан Разин урамында социаль мунча, Балалар иҗат йорты, тау чаңгысы базасын үстерү, яңа микрорайоннарда инфраструктура төзү (газ һәм су кертү өчен 35 миллион сум) һәм башка беренче чиратта зарур булган мәсьәләләрне хәл итү өчен финанс средстволары инде кайта башлады.

-Бер кисмәк балны бер кашык дегет боза дигәндәй, тормышта барысы да уңай гына бармый. Булган проблемалар турында да сөйләшик.

-Күңелне борчыган мәсьәләләр бар. Йөзләгән кеше тырышлыгы белән булдырылган матурлыкны, уңайлылыкны арттан ук җимереп-ватып, чүпләп баручылар, утырткан агачларны йолкып атучылар да булды. Юлларда да тәртип саклап, бер-беребезгә игътибарлы булып йөри белмибез. Димәк, без әле тәрбия, культура ягыннан аксыйбыз дигән сүз. Шуны искә алып һәм тәрбияви чараларга игътибарны арттыру максатыннан киләсе 2017 елны районда культура елы дип игълан итү карарына килдек. Чиркәү, мәчетләр каршында балалар өчен ял көн мәктәпләре (воскресная школа), лагерьлар, төрле мәдәни-спорт чаралары үткәрүнең дә тәрбия ягыннан файдасы зур булачак. Яшьләрнең яшәү өчен районнан читкә китүе яки читтә эшләп йөрүе дә - борчылырлык хәл. Үзебездә өстәмә эш урыннары булдыру зарур. Хәзерге вакытта төзелеп килүче сәнәгать паркы моңа мөмкинлек бирәчәк. Туризмны үстерү дә өстәмә хезмәт урыннары булдырыр иде. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә дә дәүләт төрле грантлар, субсидияләр белән ярдәм итә. Тәвәккәл булып, үз көчеңне сынап карарга кирәк. Бертуктаусыз өйрәнергә, укырга, башкаларның тәҗрибәсе, яңалыклар белән танышып барырга - заман бездән шуны таләп итә. "Яткан таш астына су керми", дип юкка гына әйтмиләр бит. Алда әйтеп үтелгәнчә, 35 дәүләт программасын тормышка ашырган Татарстаныбыз бүген чын мәгънәсендә кайнап тора. Читтән инвестицияләр җәлеп ителеп, яңа проектлар гамәлгә ашырыла. Районыбыз да - республиканың бер кисәге. Безгә дә шушы ритмнан калышмыйча, моңа кадәр үзебезгә "ябышкан" эшчән, тырыш дигән даныбызны тагын да үстерергә кирәк. Шул чагында тормыш сыйфаты да бермә-бер яхшырыр. Районыбызның 2030 елга кадәр кабул ителгән социаль-икътисадый үсеш Стратегиясе дә шуңа юнәлдерелгән.

-Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Әңгәмәне Гөлгенә ШӘРИПОВА үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев