Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Димитриев сугыш ветераны Касыйм Дәүләтовны юбилее белән котлады (фото)

Бүген Кукмарада яшәүче, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән Касыйм Дәүләт улы Дәүләтов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны район башлыгы Сергей Димитриев котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук ветеранны район ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә...

Бүген Кукмарада яшәүче, Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән Касыйм Дәүләт улы Дәүләтов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны район башлыгы Сергей Димитриев котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук ветеранны район ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә тәбрикләде.

Касыйм Дәүләтов гомер буе райпода юрист-консульт булып эшли, җәмәгать эшләре белән актив шөгыльләнә, озак еллар буе район ветераннар Советы президиумы сәркатибе вазыйфасын башкара.

Өлкән буын вәкилләре сугыш чоры авырлыкларын ишетеп кенә белмиләр, үзләре кичергәннәр. Касыйм абый да искәрмә түгел. Унҗиде яшендә ул мари урманнарындагы "Суслонгер" лагерена эләккән. Бу лагерьдагы коточкыч шартлар турында әле дә сөйләнә. Анда үткәргән дүрт ай эчендә ул ач үлемнең күзенә ничә тапкыр карагандыр. Бу хәлләр аның холкын чыныктырган. Ул хәзер дә чыдамлылык һәм түземлелек үрнәге булып тора.

Ветеран бүгенге көндә улы һәм кызының, оныкларының кайгыртуын һәм игътибарын, халыкның хаклы рәвештә хөрмәтен тоеп яши. Үзен кирәкле итеп тою - аның өчен зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев