Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пычак авылында мәчет ачылды (фотолар)

Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе көнне Пычак авылында сөенечле зур вакыйга булды: яңа мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара Үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт, район имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, "Әсәнбаш Агро" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гарифуллин, җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты. Һава торышы иртәдән болытлы...

Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе көнне Пычак авылында сөенечле зур вакыйга булды: яңа мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара Үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт, район имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, "Әсәнбаш Агро" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гарифуллин, җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты.

Һава торышы иртәдән болытлы иде ул көнне. Яңгыр тамчылары менә төшәм, менә төшәм, дип торсалар да, Аллаһның рәхмәте, мәчет ачу тантанасы вакытында күктә ялтырап кояш чыкты, бар җиһан нурга күмелде...

-Авылдашлар, иганәчеләр көче белән сафка баскан мәчетнең ачылуын зарыгып көттек, - ди Пычак авылында яшәүче, җирлекнең ветераннар советы рәисе Зыятдин абый Гарәфиев. - Авылыбызда 40тан артык өлкән кеше бар. Җомга намазларына атна саен 15-20 кеше җыела. Аллаһ йортына яшьләрнең дә тартылуына сөенеп бетә алмыйбыз.

Әлеге дин йорты иске мәчет урынына салынган. Проектын ясату, төзелеш эшләре - һәммәсе дә тумышы белән Пычак авылыннан булган, Кукмарада яшәүче Гомәр абый Гыйләҗев башлангычы белән башкарылганлыктан, мәчеткә дә аның исемен биргәннәр.

-Сөенечемнең чиге юк. Мәчет ул - авыл күрке бит, - ди Гомәр абый үзе. - Без яшьләргә үзебездән нинди дә булса мирас калдырырга тиешбез. Шуның өчен мин бу эшкә алындым да инде. Авылдашлар, якташлар, иганәчеләр тырышлыгы белән бик күркәм дин йорты калкып чыкты. Мәчеткә йөргән кешенең күңеле һәрчак изгелектә, яхшылыкта була. Әлеге йорт та музей сыман гына булмас, киләчәктә халыкны бергә туплау урынына әверелер дип ышанам.

Ике катлы мәчет авыл уртасына урнашкан. Аның беренче катын мәдрәсә буларак файдаланырга ниятлиләр, шулай ук ифтар ашлары уздыру өчен бүлмә, тәхарәтһанә дә биредә, икенче катта исә фарыз залы һәм имам бүлмәсе урын алган. Имам Илнур Кәшаповның сүзләренә караганда, төзелеш эшләрен 2015 елда башлап җибәргән булганнар, ике ел эчендә ул мәһабәт бина булып сафка басты. Шулай ук биредә нигез корбаны да чалынган, Ураза вакытында көн саен мәчеттән кешеләр өзелмәгән.

-Мин Пычак авылында туып-үстем, инде 40 елдан артык Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Апам һәм абыем янына авылга кайткан саен туган җиремнең елдан-ел үзгәрүенә, төзекләнүенә шатланып китәм. Кыска гына вакыт эчендә нинди матур мәчет салып куйдылар бит! Авылдашлар белән горурланмау мөмкин түгел, - ди Халидә апа Гарипова. -Мәчет буш тормасын, анда биш вакыт намаз укылсын, моңлы азан тавышы һәрчак яңгырап торсын иде.

Район башлыгы Сергей ДИМИТРИЕВ:

-Кукмарабызда 75 мәчет, 5 чиркәү уңышлы гына эшләп килә. Бүген Пычак авылында да мәһабәт дин йорты үзенең ишекләрен ачты. Февраль аенда халык белән очрашу вакытында мәчет төзелеше өчен янып-көеп йөргән авылның аксакалы Гомәр абый: "Эше бик күп бит әле. Финанс ярдәме дә кирәк", - дигән иде. Өч-дүрт ай эчендә нинди зур эш башкарып чыктыгыз. Бердәм булганда, чыннан да, барысына да өлгерергә, булган авырлыкларны, килеп туган каршылыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Бәйрәм белән һәммәгезне дә!

Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ, имам-мөхтәсиб:

-Авыл халкы белән очрашып, мәчетне яңарту хакында сөйләшкән вакытта бер абыстай: "Бездән булмас ул, авылыбыз да бик кечкенә, кешесе дә аз бит", - дигән иде. Күз курка - кул эшли, дигәндәй, бердәмлекнең, бергәлекнең нәтиҗәсе һәммәгезнең күз алдында. Әлеге изге эшкә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәтебез чиксез. Мәчет ул - гади йорт түгел, ә Аллаһ йорты. Шуның өчен бирегә килгән һәркем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев