3 июль 2017 яңалыклары
-
Кукмарада удмурт халкының “Чакара” регионара фольклор фестивале була
Удмурт халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү максатында 8 июльдә Кукмарада "Борынгы удмурт җырлары "Чакара" дигән регионара фольклор фестивале узачак.
-
Кукмара киез итек-киез комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин вафат
Шамил Әхмәтшинга 63 яшь иде. (Казан, 3 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген иртә белән Кукмара итек фабрикасы директоры Шамил Әхмәтшин вафат булды. Әлеге мәгълүматны Кукмара район совет аппараты җитәкчесе Резеда Гаянова раслады. Шамил Әхмәтшинга 63 яшь иде. Мәрхүм белән хушлашу вакыты әле төгәл хәл ителмәгән. "Ялга киткән улларын көтәбез. Алар...
-
Аяныч: фаҗигада Татарстан кызы да һәлак булган (СОҢГЫ ХӘБӘРЕ)
24 яшьлек Зәй кызы Мария Галимова да фаҗигагә тарыган автобуста була. Ул Самара медицина университетында белем алган, аны уңышлы тәмамлап, өенә диплом алып кайтуы була. Кызның әнисе әйтүенчә, Мария белән алар юлда телефоннан аралашып тора, кыз Зәйгә якынлашуларын әйтә. Алар аны каршы алырга юлга Никифоров урамы чатына чыга. Соңгы хәбәрләшүләре...
-
Тулма (голубцы)
Яшь кәбестәдән тулма ясау җайлы, яфраклар йомшак, алдан пешереп алырга кирәкми дә. Эчлек өчен: сыер итеннән фарш, суган, дөге, тоз, борыч. Кәбестәнең яфракларын җайлап ертмаска тырышып кисеп алырга. Эчлектән кәтлитлар ясап, яфракларга төрергә һәм тоз салынган шулпага яки суга салып пешерергә. Суган белән кишерне бераз кыздырып алырга, 3-4 кашык томат...
-
Кукмарада июнь аенда 20 исерек шофер правасыз калган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, июнь аенда инспекторлар тарафыннан исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 20 шофер, үзвакытында ЮХИДИ штрафларын түләмичә йөргән 20 шофер ачыкланган. Исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручыларның, штрафларын түләмәүчеләрнең исемлеге белән әлеге сылтама http://gibdd.tatarstan.ru/rus/dangerous_driver аша кереп танышырга мөмкин.
-
Кызыл Тауда якташлар очрашуы узды (фотолар)
Кызыл Тау авылы клубында "Кайда минем яшьлек елларым?" дигән якташлар очрашуы гөрләде. -Авыл клубында оештырылган әлеге чарага халык шактый җыелган иде. Бәйрәм борынгы җыр-биюләрне искә төшерү, истәлекләр, яшьлек хатирәләрен барлау белән үрелеп барды, чәй өстәле артында дәвам итте. Очрашуда рәхәтләнеп ял иттек, - дип хәбәр итте клуб мөдире Анфиса Егорова....
-
Кукмарада мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак
Мөмкинлекләре чикләнгән затлар игътибарына! 4 июльдә, 10.00 сәгатьтә Кукмараның мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен вакансияләр ярминкәсе, эш бирүчеләр белән очрашулар үткәрелә. Эшкә урнаштырырга теләгән мөмкинлекләре чикле кукмаралыларны шушы адрес буенча чакырабыз: Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44.
-
Пычак авылында мәчет ачылды (фотолар)
Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туе көнне Пычак авылында сөенечле зур вакыйга булды: яңа мәчет ачылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара Үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Әхтәм хәзрәт, район имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, "Әсәнбаш Агро" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гарифуллин, җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты. Һава торышы иртәдән болытлы...