Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада тузган торак программасы буенча төзелгән 4 йорт файдалануга тапшырылды (фото)

Федераль программа буенча сафка баскан 3әр катлы, 24әр фатирлы йортларда авария хәлендәге муниципаль йортларда яшәгән 86 гаилә, 7 ятим бала яшәячәк

Бүген Кукмара шәһәрендә сөенечле, зур вакыйга булды: Маяковский урамында тузган торак программасы буенча төзелгән дүрт йорттан фатирлар ияләренә тапшырылды. Төзелеш эшләрен Кукмараның "Строй-Гарант" оешмасы алып барды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, башкала кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллиннар катнашты.

-Кукмара районында 426 гаилә авария хәлендәге йортларда яши иде. Без план буенча аларның һәммәсен яңа фатирлар белән тәэмин итәбез. Бүген тапшырыла торган йортларның һәммәсе заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Алга таба булганны саклап тоту исә анда яшәүчеләрнең үзләреннән торачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

-Оныгым Индира - ятим. Ул бер яшеннән минем белән үсте. Хәзер инде аңа 18 яшь. Өебез кечкенә иде. Кызым өчен сөенеп бетә алмыйм. Җитәкчеләргә зур рәхмәт, - дип сөенече белән уртаклашты Кукмарадан Мәрьям ханым Гыймранова.

Авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне тораклы итү программасы кысаларында республикада 2130 гаилә (шуларның 291е - 2017 елда) яңа фатирлы булды.

Алсу Идрисова, Эльвира Мөбарәкшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев