Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әниләрне сөендерик” акциясе җиңүчесе Андрей Баранов: “Район газетасының дүртенче бүләген отам инде”

Үзебезгә дә кызык булып китте: бәхет ничек һаман бер кешегә елмая икән? Хәтерләсәгез, газетабызга язылучылар арасында анкеталарны уйнатып, элеккеге елларда призлар өләшә идек. Бармакларны бөгә-бөгә санап карадык: Андрей абый анкеталарны безнең адреска юллап, савыт-сабалар җыелмасы, чәч киптергеч, аш бүлмәсе өчен үлчәү откан булып чыкты. (Алар әле хәзер дә ватылмыйча хуҗаларына...

Үзебезгә дә кызык булып китте: бәхет ничек һаман бер кешегә елмая икән?

Хәтерләсәгез, газетабызга язылучылар арасында анкеталарны уйнатып, элеккеге елларда призлар өләшә идек. Бармакларны бөгә-бөгә санап карадык: Андрей абый анкеталарны безнең адреска юллап, савыт-сабалар җыелмасы, чәч киптергеч, аш бүлмәсе өчен үлчәү откан булып чыкты. (Алар әле хәзер дә ватылмыйча хуҗаларына әйбәт кенә хезмәт итәләр икән).

Андрей абый әллә бу юлы да күңеле белән алдан ук затлы чәй сервизы белән тәмле торт отасын сизгән инде?! Сөенеч алырга дип, кәрәзле телефонына шалтыраткач, бик гадәти кабул итеп, әллә ни шатланмаган кебек тоелды. Юкка гына 45 елга якын бергә гомер иткән тормыш иптәше Тамара ханым да: "Синең кулың җиңел, сиңа гел "везет", - дими торгандыр.

Барановлар гаиләсе Кукмараның Нур Баян урамында яши икән. Андрей абый тумышы белән Көшкетбаш авылыннан, Тамара апа Югары Чурада туып үскән. Магнитогорск шәһәрендә бераз гомер иткәннән соң, моннан шактый еллар элек Кукмарага кайтып төпләнәләр. Гаилә хуҗасының 39 ел хезмәт стажы булып, шуның 33 елын эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Безнең райондагы бик күп авылларга зәңгәр ягулык - газ торбалары сузуда үзеннән саллы өлеш керткән. "Хезмәт ветераны" исемен йөртә. Тормыш иптәше исә райпо системасында хезмәт куйган. Ике кызлары Людмила белән Татьяна Казан шәһәрендәге "Водоканал"да эшлиләр.

Андрей абый призларны алырга килгәч, аларның гаиләсе белән әнә шулай кыскача гына танышып уздык. Сөйләшү барышында, әлбәттә, "Хезмәт даны" турында да сүз кузгатмый калмадык.

-Газетаны чын-чынлап көтеп алабыз, - диде ул. - Районда нинди эшләр башкарылганы турында кызыксынып укыйм. Хикәяләрне, шигырьләрне бер дә калдырмыйм. Киләчәктә дә сездән аерылырга һич исәбебез юк.

Андрей абый белән әле тагын да сөйләшкән булыр идек. Ашыкты ул. "Тамара чәй куеп калды. Күрше апалары күчтәнәч торт белән чәй эчәргә керәбез, диделәр. Озаклап торып булмас", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев