30 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Район Мәдәният йортында Мәүлид кичәсе узды (фото)
Бүген район Мәдәният йортында Рабигыйль әүвәл ае башлану уңаеннан Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган Мәүлид кичәсе үткәрелде. Залда ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлардан тыш, урта һәм яшь буын вәкилләре дә бар иде.Кичәне мөхтәсиб вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселман кардәшләрне истәлекле вакыйга белән тәбрикләү һәм Коръән аятьләрен матур мәкам белән...
-
Вахит клубында бәйрәм гөрләде (фотолар)
Вахит авылы мәдәният йортында, Әниләр көненә багышлап, "Әнкәмнең догалары" исемле концерт программасы тәкъдим ителде. Программада: матур җырлар, дәртле биюләр, "Наза" фольклор ансамбленә йөрүче өлкәннәр катнашында "Кич утырып яисә әбиеңә сәлам әйт, бабаң утырмага килсен" дип исемләнгән 1 пәрдәле театр күрсәтелде, дип яза "Наш Кукмор".
-
Элвин Грей белән җәнҗалдан соң Кукмара Мәдәният йорты директоры эшеннән алынырга мөмкин, дип яза "Татар-информ"
Кукмара Мәдәният йорты директоры җырчыдан алган 10 мең сумны гафу үтенүләр китерелгәч кенә кире кайтарачагына ышандырган. (Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). Кукмара районы прокуратурасында районның Мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш кузгатылган, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров. 15-17 ноябрьдә районда...
-
Атып үтерелгән егетнең кемлеген ачыклау бара
Әлмәт районының Кузайкино һәм Новая Елань авыллары арасындагы урманда яшь кешенең мәетен тапканнар иде. Бу хәл 10 октябрьдә булды. Шунда табылган скелет һәм аскы казналыгы белән бергә баш сөяге буенча аның фотороботы төзелгән. Мәетнең баш сөягенә карап фаразлаганда, ул утлы коралдан башына ату сәбәпле үлгән. Егеткә чама белән 21-30 яшь....
-
Кукмара дүртенче мәктәбе “Бер очрашу – бер гомер” район фестиваленә старт бирде (фото)
Әлеге мәктәп коллективы "Йолдызлар кабына" дигән программа белән чыгыш ясады. Берсеннән-берсе күңелле, мавыктыргыч номерлар һәркемнең күңеленә хуш килде, дип яза "Наш Кукмор".
-
Кукмаралылар “Стоп ВИЧ/СПИД” акциясенә кушылды
Яшьләр арасында ВИЧның таралуын кисәтү максатыннан, 28 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр Бөтенроссия "Стоп ВИЧ/СПИД" акциясе игълан ителгән иде. Аның кысаларында тематик чаралар: түгәрәк өстәл арасында сөйләшү, форсайт-сессия, #СТОПВИЧСПИД Интернет-флешмоблары үткәрелә. Бу акциягә районыбыз да кушылды.
-
Нырты клубында әниләрне хөрмәтләделәр (фото)
Нырты авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әниләрнең җылы кочагы" дигән концерт узды. Кичәгә җыелган әниләр өчен авыл җирлегенең сәнгать үзешчәннәре катнашында күңелле биюләр, моңлы җырлар башкарылды һәм рәхмәт сүзләре яңгырады, дип хәбәр итә "Наш Кукмор".
-
2 декабрьдә Кукмарага нинди зур кунак килә?
2 декабрь көнне районыбызда мәртәбәле кунак Пәйгамбәребез нәселеннән, Иордания дәүләте Амман шәһәренең Халыкара Ислам университеты профессоры Габдер-Раззак Габдер-Рахман Әсгад Әс-Сагъди. (Гарәпчә генә сөйләшә, ләкин тәрҗемәчесе бар.) 12.00 - Нур-Баян урамы "Хәйрия" мәчетендә җомга намазын үткәрә 15.00 - Аш-Буҗи авылында ахшамнан соң халык белән очраша. 18.00 - Үзәк мәчеттә вәгазь. Кукмара...
-
Артистлар туп сукты (фото)
Артистлар сәхнәдә генә түгел, спорт ярышларында да үзара «ярышырга» яратуларын беләбез. Көрәш, футбол, бильярд, волейболда көч сынашкан тапшыруларны күпләребез хәтерли. Казанда бер төркем артистлар исә Идел буе районының 10 нчы мәктәбе укучылары белән дә иптәшләрчә волейбол ярышында катнашты. - «Артистларга каршы көрәш» дип исемләнгән иптәшләрчә волейбол ярышында 4 команда: артистлар,...
-
Кукмараның үзәк мәчетендә Диния нәзарәтенең “Зәкәт” фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин белән очрашу була
1 декабрьдә, сәгать 19.00 дә үзәк мәчеттә, айлык мөселманнар җыены кысасында, хәзерге вакытта Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фонды җитәкчесе, аңа кадәр Хәләл комитетның әйдәп баручы белгече Ирек хәзрәт Җиһаншин белән очрашу уза. Бик файдалы һәм мавыктыргыч булачак. Кукмара мөхтәсибәте
-
Манзарас җирлегендә үзара салым акчасын түләүдән кемнәр азат ителә?
Газета аша бер сорауга җавап аласым килә. Безнең Манзарас авыл җирлегендә беренче төркем инвалидлар да үзара салым акчасын түли. Ә мин беренче төркем инвалидлар һәм 80 яшьтән узган өлкәннәр аны түләүдән азат ителә дип ишеткән идем. Авыл җирлеге хаклымы? Газета укучы Әлеге сорауга Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллинадан түбәндәге...
-
Күрше районда җиде мәчетне баскан каракны тотканнар
Балтачта җиде мәчетне баскан каракны тоттылар, дип яза районның "Хезмәт" сайты. Узган атнада Балтач эчке эшләр бүлегеннән угрыныӊ тотылуы турында хәбәр килеп төште. Полиция хезмәткәрләренә эш ясаган бу бәндә Балтачныкы булып чыккан. Районда инде ул «Ислам нуры» мәчетен басканнан соӊ, 5 Аллаһ йортларындагы сәдакә әрҗәләренә тиенләп җыелган акчага кулын сузарга...
-
“Әниләрне сөендерик” акциясе җиңүчесе Андрей Баранов: “Район газетасының дүртенче бүләген отам инде”
Үзебезгә дә кызык булып китте: бәхет ничек һаман бер кешегә елмая икән? Хәтерләсәгез, газетабызга язылучылар арасында анкеталарны уйнатып, элеккеге елларда призлар өләшә идек. Бармакларны бөгә-бөгә санап карадык: Андрей абый анкеталарны безнең адреска юллап, савыт-сабалар җыелмасы, чәч киптергеч, аш бүлмәсе өчен үлчәү откан булып чыкты. (Алар әле хәзер дә ватылмыйча хуҗаларына...