Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күрше районда җиде мәчетне баскан каракны тотканнар

Балтачта җиде мәчетне баскан каракны тоттылар, дип яза районның "Хезмәт" сайты. Узган атнада Балтач эчке эшләр бүлегеннән угрыныӊ тотылуы турында хәбәр килеп төште. Полиция хезмәткәрләренә эш ясаган бу бәндә Балтачныкы булып чыккан. Районда инде ул «Ислам нуры» мәчетен басканнан соӊ, 5 Аллаһ йортларындагы сәдакә әрҗәләренә тиенләп җыелган акчага кулын сузарга...

Балтачта җиде мәчетне баскан каракны тоттылар, дип яза районның "Хезмәт" сайты. Узган атнада Балтач эчке эшләр бүлегеннән угрыныӊ тотылуы турында хәбәр килеп төште. Полиция хезмәткәрләренә эш ясаган бу бәндә Балтачныкы булып чыккан.

Районда инде ул «Ислам нуры» мәчетен басканнан соӊ, 5 Аллаһ йортларындагы сәдакә әрҗәләренә тиенләп җыелган акчага кулын сузарга өлгерә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бу кешенеӊ машина белән йөрүен дә, максаты - каерып ача ала торган сәдакә әрҗәләре икәнен дә беләләр. Берничә җиргә яшертен сак куярга туры килә һәм 7 мәчеткә - Кариле авылы мәчетенә килгән «төнге кунак»ны җинаять эшләгән вакытта кулга алалар.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Җинаятьне эшләүдә гаепләнүче, бу юлга авыр гаилә хәле һәм акчасызлык этәрде, дип белдергән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев