Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артистлар туп сукты (фото)

Артистлар сәхнәдә генә түгел, спорт ярышларында да үзара «ярышырга» яратуларын беләбез. Көрәш, футбол, бильярд, волейболда көч сынашкан тапшыруларны күпләребез хәтерли. Казанда бер төркем артистлар исә Идел буе районының 10 нчы мәктәбе укучылары белән дә иптәшләрчә волейбол ярышында катнашты. - «Артистларга каршы көрәш» дип исемләнгән иптәшләрчә волейбол ярышында 4 команда: артистлар,...

Артистлар сәхнәдә генә түгел, спорт ярышларында да үзара «ярышырга» яратуларын беләбез. Көрәш, футбол, бильярд, волейболда көч сынашкан тапшыруларны күпләребез хәтерли. Казанда бер төркем артистлар исә Идел буе районының 10 нчы мәктәбе укучылары белән дә иптәшләрчә волейбол ярышында катнашты.

- «Артистларга каршы көрәш» дип исемләнгән иптәшләрчә волейбол ярышында 4 команда: артистлар, укытучылар, укучылар (9, 10 класс) командалары көч сынашты, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә педагог-оештыручы Илшат Вакказов. - Ярыш «Әниләр» көненә багышланды, спорт бәйрәме исә концерт номерлары белән үрелеп барган күңелле очрашу төсмерен алды.

Укучылар белән очрашуга артистлар командасы составында Татарстанның атказанган артисты Илсаф, Татарстаннын халык артисты Рөстәм Закиров, Гөлнара Габидуллина, Алинә Мостафина, Алсу Нәбиева, Рәсилә Зәбирова уйнады. Бәйрәмне үзенең матур гармун моңнары белән Булат Шәрипов тулыландырды. Гөлнара Габидуллина исә бәйрәм сәламе итеп җыр бүләк итте. Музыкаль бизәлеш өчен Айдар Сәрвәров җаваплы булды. Иң мөһиме - укучылар да артистлардан калышмыйча җырладылар, вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрделәр.

http://intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев