Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Нараткай” лагерендә спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды (фото)

Бүген Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" балалар лагерендә сөенечле вакыйга булды: Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Мондый төр мәйданчыклар быел Лельвиж, Әсән-Елга, Ядегәр, Янил, Чуллы авылларында да төзелде. "Универсаль спорт мәйданчыклары" республика программасы кысаларында сафка баскан мәйданчыкта волейбол, футбол, баскетбол, бадминтон, футбол, өстәл...

Бүген Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" балалар лагерендә сөенечле вакыйга булды: Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" оешмасы тарафыннан төзелгән универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Мондый төр мәйданчыклар быел Лельвиж, Әсән-Елга, Ядегәр, Янил, Чуллы авылларында да төзелде.

"Универсаль спорт мәйданчыклары" республика программасы кысаларында сафка баскан мәйданчыкта волейбол, футбол, баскетбол, бадминтон, футбол, өстәл теннисы уйнарга, 13 төрле тренажерда үзеңнең сәламәтлегеңне ныгытырга була.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты:

-Табигатьнең иң матур урынында урнашкан әлеге мәйданчык беркайчан тынып тормас дип ышанам. Сезнең арагызда да киләчәктә данлыклы волейболчылар, футболчылар үсеп чыгар, - диде ул, балаларга мөрәҗәгать итеп. - Ял лагерендә бик матур итеп ашханә дә эшләп куйдык. Киләчәктә йортларның санын арттырырга планлаштырабыз. Ул чагында биредә тагын да күбрәк бала ял итә алачак. Бәйрәм белән сезне, сау-сәламәт булыгыз!

Лагерьның беренче сменасында 75 бала ял итә. Әлеге смена үз эшен 27 июньдә төгәлләячәк.

Тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасында таныша аласыз.

Алсу Идрисова хәбәре һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев