Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның яшь талантлары “Йолдызлык” фестиваленең финалыннан җиңү белән кайтты (фото)

Казанда "Созвездие-Йолдызлык - 2017" XVII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финалы үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе һәм күппрофильле лицей укучылары да фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, "УНИКС"та узган концертта катнашты. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Выше радуги" (уртанчылар төркеме, җитәкчесе Венера Гыйләҗева), "Улыбка" ансамбле (кечкенәләр төркеме, җитәкчесе Лилия Нурмиева) - икенче,...

Казанда "Созвездие-Йолдызлык - 2017" XVII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финалы үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе һәм күппрофильле лицей укучылары да фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, "УНИКС"та узган концертта катнашты.

"Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Выше радуги" (уртанчылар төркеме, җитәкчесе Венера Гыйләҗева), "Улыбка" ансамбле (кечкенәләр төркеме, җитәкчесе Лилия Нурмиева) - икенче, "Выше радуги" (кечкенәләр төркеме, җитәкчесе Венера Гыйләҗева), "Киндер сюрприз" (кечкенәләр төркеме, җитәкчесе Миләүшә Закирова) өченче урыннарны алдылар.

"Вокал-соло" номинациясендә Динара Галеева (җитәкчесе Зөлфия Шәймарданова) - беренче, Алена Ишмурзина (җитәкчесе Венера Гыйләҗева) - икенче, Альбина Сәфәргалиева (җитәкчесе Зөлфия Шәймарданова) өченче дәрәҗә дипломантлар булдылар.

"Конферанс" номинациясендә Зөлфәт Юскаев һәм Руслан Константинов (җитәкчеләре Регина Ваккасова) өченче урыннарны яулады, Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәновлар (җитәкчеләре Регина Ваккасова) дипломантлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев