18 апрель 2017 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаев TMTV премиясен тапшыру тантанасына ник килмәгән?
Әлеге сорау грандиоз тамашаны караган күп тамашачыда туды. Фирдүснең Инстаграмында да күпләр аның нигә килмәгәнен сорап язганнар. Җырчы андыйларга "Мәскәүдә идем" дип кенә җавап биргән. "Интертат.ру" электрон газетасы исә аның үзенә шалтыратып, әлеге мәсьләгә ачыклык кертергә булды. - Фирдүс, тамашачы сезнең TMTV премиясен тапшыру тантанасында булмавыгызга аптырый. Кайларда булдыгыз? -...
-
Кукмарада “Россия балалары” кисәтү операциясе башланды
17 апрельдә "Россия балалары" дигән оператив-кисәтү операциясе башланып китте. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чараның максаты: балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү, аларны замана афәтләреннән саклап калу, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш. Операция барышында балалар белән төрле чаралар, психологик күнекмәләр, уеннар, тематик кичәләр уздыру, яшүсмерләрнең күпләп җыелу урыннарына, транспортта, сәүдә...
-
Кукмарада язгы кыр эшләренә керештеләр
Бүгенге көндә уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру эшләре башкарыла.
-
Нормабаш, Байлангар, Сазтамакта зират чистарту өмәләре узачак
22-23 апрельдә Нормабаш, Байлангар, Сазтамак авыллары зиратларын чистарту буенча өмә үткәрелә. Бу көнне килә алмаучыларны 1 май көненә чакырып калабыз. Авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев
-
"Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясе эшли башлый
Биредә мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин. (Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда 26 апрельдә "Хатын-кыз игътибары" ("Женское внимание") кайнар линиясе эшли башлый. Биредә мәктәпкә 1 сыйныфка кабул итү, балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча сораулар бирергә мөмкин булачак....
-
Кукмарада бер хуҗалыкның сарае янган (фото)
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 апрельдә, төнге сәгать өчләр тирәсендә, поселокның Тимер юл урамындагы шәхси йортларның берсенең сарае яну хакында хәбәр алына. Нәтиҗәдә алты квадрат метр мәйданда сарай яна. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара. фотолар фаҗига урыныннан
-
Вәсилә Фаттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Балаларга әни назы җитми»
- Илгиз, хәлләрегез ничек? Балалар үсәләрме? - Бер көе, әле Казада мин. "Айфара"ның концертына килгән идем. Алмаз белән дуслар без. Вәсилә исән чагында, аралаша идек. Бу көннәр Татарстанда уза, чөнки 18 апрельдә - Яр Чаллыда, 19ы Казанда Вәсилә Фаттахова истәлегенә хәйрия концертлары узачак. Балаларым үсәләр. Кәрим балалар бакчасына йөри. Кәмилә...
-
Олыязда яшь парлар “Уртак оя” акциясенә кушылды
Элек туй көнендә агач утырту гадәте булган. Яңа гына өйләнешкән ир белән хатын әлеге юл белән үзләренең киләчәк бәхете һәм гаилә иминлеге өчен нигез салганнар. Ә менә Олыяз авылында яшь парлар өчен Экология елы кысаларында " Уртак оя" акциясе игълан ителде. Мәдәният йорты каршындагы каеннар аллеясендә сыерчыклар өчен оя кую...
-
Кукмарада Зәй районы делегациясе булып китте (фото)
Районыбызда Зәй районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов җитәкчелегендә бер төркем җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм фермерлардан торган делегация булып китте. Алар Адай авылындагы Фәнис Хәмәтдиновның ипи пешерү цехында, Пчеловод авылындагы Роберт Димитриевның гаилә фермасында, Зур Кукмарадагы Ирек Мотыйгуллинның теплицасында һәм башка эшмәкәрләр янында булып, алырның эшчәнлекләре белән...
-
Кукмараның яшь талантлары “Йолдызлык” фестиваленең финалыннан җиңү белән кайтты (фото)
Казанда "Созвездие-Йолдызлык - 2017" XVII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финалы үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе һәм күппрофильле лицей укучылары да фестивальдә уңышлы чыгыш ясап, "УНИКС"та узган концертта катнашты. "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә "Выше радуги" (уртанчылар төркеме, җитәкчесе Венера Гыйләҗева), "Улыбка" ансамбле (кечкенәләр төркеме, җитәкчесе Лилия Нурмиева) - икенче,...