Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның “Ромашка” балалар бакчасы грант отты

Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы узды. Анда 105 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе вәкилләре, шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы...

Татарстанның ике дәүләт теле - татар һәм рус телләрен өйрәтүдә югары күрсәткечләргә ирешүче балалар бакчаларын ачыклау максатында республикада "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы узды. Анда 105 балалар бакчасы катнашты. Конкурс комиссиясе вәкилләре, шәһәрләргә һәм районнарга чыгып, сабыйларның татар һәм рус телләрен белү дәрәҗәсен, тәрбиячеләрнең эшчәнлек системасын урыннарда билгеләделәр. Шушы көннәрдә Бөтенроссия туган тел форумы кысаларында Казанның "Баскет-холл" спорт комплексында бәйгегә нәтиҗә ясалды. Кукмараның "Ромашка" балалар бакчасы (мөдир Гөлназ Зыятдинова, өлкән тәрбияче Гөлназ Нәҗипова), җиңүчеләр исемлегенә кереп, җиңүче дипломы, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" гранты - 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев