Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар WorldSkills стандартлары буенча төбәк чемпионатында катнаша

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Бүген Казанда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills) стандартлары буенча төбәк чемпионаты башланып китте. Укучылар һәм студентлар юл төзүчеләр, гадәттән тыш хәлләр, медицина, лазер һәм робот техникалары, ташчылар, басма технологияләр һәм башка юнәлешләр буенча көч сынашачак. Эшче һөнәрләр чемпионатында Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча катнаша. Кукмара...

(Кукмара, "Хезмәт даны"). Бүген Казанда "Яшь һөнәрчеләр" (WorldSkills) стандартлары буенча төбәк чемпионаты башланып китте. Укучылар һәм студентлар юл төзүчеләр, гадәттән тыш хәлләр, медицина, лазер һәм робот техникалары, ташчылар, басма технологияләр һәм башка юнәлешләр буенча көч сынашачак.
Эшче һөнәрләр чемпионатында Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча катнаша. Кукмара аграр көллияте студентлары - 6 команда "Кирпеч салу", "Авыл хуҗалыгы машиналарын куллану", "Җиңел автомобильләрне ремонтлау", "Мода технологиясе", "Татар ашлары", "Йөк автомобильләренә хезмәт күрсәтү" юнәлешләре буенча үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Мәмәшир, Поч.Сутер, Поч.Кучук, Кукмара өченче мәктәбе укучылары да бәйгедә сынатмаслар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев