Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар кайда хезмәт итә?

Районыбыз Удмуртиянең Кизнер шәһәрендәге хәрби частька байтак еллар буе шефлык итте, анда күп кенә кукмаралылар хезмәт итеп кайтты. Әлеге часть таратылганнан соң, район башлыгы Сергей Димитриев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Илнар Гаязов, үткән елның ноябрендә Краснодар өлкәсенең Адлер һәм Мәскәү янындагы Наро-Фоминск шәһәрләрендәге хәрби частьларга барып, шефлык итү...

-Быел май аенда Адлерга ун егет җибәрелде. Алар хәрби-һава көчләренә караган хәрби аэродромда хезмәт итәләр, - ди район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе Наил Гаптрәүпов. -Наро-Фоминск шәһәрендә исә мотоукчы часте урнашкан. Ул частьта моңарчы да безнең район егетләре армия хезмәтен үттеләр. Ә килешү төзелгәннән соң, майда 21 егет китте.

Инде солдат итеген кисәләр дә, әти-әниләре өчен һаман да кечкенә бала булып кала алар. Мондый караш Кукмарада яшәүче Зөлфия Закированың сүзләрендә дә чагылды. Армиягә бердәнбер улы Рәзилне озаткан ул. Егет Янилдәге Кукмара аграр көллиятен тәмамлап, автомеханик белгечлеген алган.

-Адлер безнең өчен инде таныш: ике ел элек улымны анда ял итәргә алып барган идем, - ди Зөлфия ханым. - Рәзил белән атна саен телефоннан сөйләшеп торабыз. Кәефе күтәренке. Бик ошый, ашау да әйбәт, ди. Эссе климатка ияләнү генә кыенрак булган. Сиксән кешелек казармада яшиләр икән. Безнең взводның ике командиры да үзебез кебек яшь, ди. 19 июньдә хәрби ант бирү булачак, әлегә шуңа әзерләнәләр, көн дә марш атлыйлар икән. Янилдә бергә укыган иптәш егете дә шушы частька туры килгән, бер-берсенә терәк булырлар дип сөенәм. Көзгә үземнең дә барып кайтырга исәбем бар.

Сәрдекбаш авылыннан Гөлнур һәм Райнур Зыятдиновларның армиядә берьюлы өч уллары хезмәт итә. Сиздермәсәләр дә, ата-ана йөрәге дулкынлана инде, әлбәттә.

-Олысы Илназны үткән елның ноябрендә озаттык, - дип сөйли Гөлнур ханым. - Ул башта Краснодар өлкәсенең Ейск шәһәрендә хезмәт итте, аннан соң төньякка - Мурманск өлкәсенә күчерделәр. Анда КамАЗ машинасын йөртә, гомумән, техниканы бик ярата. Борчылу өчен бернинди сәбәп юк, ди. Быел майда исә ил сагына игезәк улларыбыз Айнур белән Илнур китте. Янилдәге көллияттә укып, төзелеш эшләре остасы белгечлеген алып өлгергәннәр иде инде. Икесе дә Адлердагы частька билгеләнделәр. Киткәндә аларга өчәр симка бирелде (берсе - безнең өчен), атнага бер тапкыр телефоннан хәбәрләшәбез. Маршировать итәбез, ашатудан да, армия тормышыннан да канәгатьбез, диләр. Ял көннәрендә концертларга алып баралар, кирәк икән - телевизор эшләп тора, дип сөйлиләр. Кукмарадан унау булса, Татарстаннан барлыгы утыз егет икән, инде танышып-дуслашып беткәннәр, моңарчы дус булган егетләрне дә очратканнар. 35-40 градус эсселәргә дә ияләнеп киләләр инде.

Армия мәктәбен лаеклы рәвештә үтеп, физик һәм рухи яктан ныгып, барчасына да исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын.

-Шефлыкка алган частьларга Кукмарадан да делегация барачак. Танышып, егетләрнең хезмәт итү шартларын күреп кайтачак, - ди Наил Гаптрәүпов. - Өстәп шуны әйтәсе килә: хәрби хезмәтнең дәрәҗәсе артты, армиядә булмаган ир-егетләрне дәүләт структураларына эшкә дә, муниципаль хезмәткә дә кабул итмиләр. Армиядән качып йөрүнең мәгънәсе юк, хезмәт итәргә районыбыздан хәтта 25-26 яшьлек ир-егетләр китә. Илнең иминлеген саклау - һәр сәламәт егетнең бурычы. Ирләр - ил терәге, ди бит халык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk