13 июнь 2017 яңалыклары
-
Итле ачык бәлеш рецепты
Кирәк булачак: камыр өчен - 200 г бәрәңге, 200 г он, 1 йомырка, 50 г май, тоз. Эчлек өчен - 500 г фарш, 2 болгар борычы, 1 помидор, 2 зур булмаган баш суган, 100 мл сөт өсте (сливки), 100 мл сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы томат пастасы, тоз, борыч,...
-
Казанда ир белән хатынның кимерүчеләр ашаган мәетләре табылган
Суд-медицина экспертизасы ирле-хатынлы үлүчеләрнең кем булганлыкларын ачыклый. Беренче тапкыр мәетләрне караганда аларның кимерүчеләр тарафыннан ашалган булулары ачыкланган. 54 һәм 64 яшьлек пенсионерларның гәүдәләре, Молодогвардейская урамы 20нче йортта күршеләре начар ис килү турында әйтеп, мөрәҗәгать иткәннән соң табылган. Экспертлар ир белщн хатынның үлеменә өч көн тирәсе дип фаразлый. Хәзер әлеге факт...
-
Өлге авылында Россия көнен билгеләп үттеләр (фото)
Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, Россиянең дәүләт символлары - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру
-
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә
Көннең икенче яртысында яшен, көчле җил һәм боз яву ихтималы бар.
-
Руслан Вәлиуллин беренчелекне бирмәде!
Түбән Кама шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән "Һөнәре буенча иң яхшысы" дигән Республикакүләм конкурста катнашып, Мәчкәрә коррекция-интернат мәктәп укучысы Руслан Вәлиуллин (укытучысы Марсель Ногманов) 1нче урынны яулады. Русланга киләчәк тормышында да зур уңышларга ирешүен телибез!
-
Кукмаралылар кайда хезмәт итә?
Районыбыз Удмуртиянең Кизнер шәһәрендәге хәрби частька байтак еллар буе шефлык итте, анда күп кенә кукмаралылар хезмәт итеп кайтты. Әлеге часть таратылганнан соң, район башлыгы Сергей Димитриев һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Илнар Гаязов, үткән елның ноябрендә Краснодар өлкәсенең Адлер һәм Мәскәү янындагы Наро-Фоминск шәһәрләрендәге хәрби частьларга барып, шефлык итү...
-
Балалар өчен лагерь оештырыла
3 -13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен көндезге лагерь оештырыла. Максаты - җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини - әхлакый тәрбия. Программада: гарәп әлифбасын, догалар өйрәнү, төрле уеннар, конкурслар, мәдәни чаралар. Мәдрәсәгә килеп алдан язылырга кирәк. Телефон 2-66-75, 89050227976.