Кукмарага турист килсә...
Шәһәрдән дус хатын кунакка кайткач, тау башына җиләккә мендек. Биеклектән ачылган манзараны күреп, кунагыбыз "ах" итте: -Нинди матур җирдә яшисез! Ә һавасын сулап туймаслык! Санаторийларга барып йөрисегез дә юк, - дип, түбәндә җәйрәп яткан Кукмараны, тасмадай ялтыраган юлларны, офыкларга тоташкан басу-кырларны, тал-тирәкләргә күмелгән Нурминкә ярларын күзәтеп, озак кына басып торды....
Шәһәрдән дус хатын кунакка кайткач, тау башына җиләккә мендек. Биеклектән ачылган манзараны күреп, кунагыбыз "ах" итте:
-Нинди матур җирдә яшисез! Ә һавасын сулап туймаслык! Санаторийларга барып йөрисегез дә юк, - дип, түбәндә җәйрәп яткан Кукмараны, тасмадай ялтыраган юлларны, офыкларга тоташкан басу-кырларны, тал-тирәкләргә күмелгән Нурминкә ярларын күзәтеп, озак кына басып торды. Тау битендәге нарат урманыннан күркәләр җыйды. Кайткач, лак белән каплап, төрле сувенирлар ясамакчы икән. Гадилектә - матурлык, диләр бит. Базарга сугылгач, әллә ничә "коймак" чыршы сагызы сатып алды. Тешләр, ашказаны өчен бик файдалы дип ишеткәнем бар, әмма бер җирдә дә очратканым юк иде, күчтәнәчкә дә бирермен, дип сөенде.
Әйе, таулар тезмәсе - Кукмараның горурлыгы, табигать һәйкәле. Шуңа күрә, районга туристлар килә калса, мин аларга иң элек шунда менәргә тәкъдим итәр идем. Ә спорт сөючеләр тау чаңгысы базасы белән кызыксынмый калмаслар иде. Аннары инде Кукмараның үзе, даны еракларга таралган киез итек-киез комбинаты һәм тегү фабрикасы эшчәнлекләре, ипи пешерүчеләре белән таныштырырга мөмкин. Ник дисәң, районга килүчеләр итекләр, куртка-комбинезоннар гына түгел, Кукмараныкы бик тәмле дип, икмәк "кыстырып" китәргә дә яраталар. Ә кул эшләре осталары күпме бездә! Мастер-класслар оештырылган очракта, туристлар ул әйберләрне үзләре эшләп-ясап, ә милли ризыкларыбызны пешереп карарга теләр иде. Телевизордан күреп торабыз: сәяхәтче тележурналистларның, кая гына барсалар да, "кысылмаган-тыгылмаган" эшләре юк бит. Әле күптән түгел генә Казаннан эшлекле сәфәр белән килгән бер ханымның:
-Борайны сездә генә үстерәләр бугай. Бәлешен ничек пешерәсез, сөйләгез әле, - дип үтенгәнен ишеттем. "Татар аш-суы серләре" телевизион тапшыруын карамагандыр, анда Кукмара туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина бу ярмадан вак бәлеш пешерергә өйрәткән иде. Әлеге музейны халкыбызның үткәннәренә алып кайтучы вакыт машинасына тиңлим мин үзем. Биредә Ләбүдә ханым, лаеклы ялдагы актив пенсионерларны утырмага җыеп, намазлыклар, сәйлән белән шәмаилләр чигәргә өйрәтүне оештырган. Казан сабан туена баргач, үткән гасырның агач туку станогында идән җәймәсе тукып күрсәтүе шактый халыкны җәлеп иткән. Боларның барысы туристларда да кызыксыну уятыр иде. Сүз уңаеннан быел Ошь.Юмья мәктәбенә удмурт культурасы белән танышырга килгән Кытай татар яшьләре турында искә төшереп үтәсем килә. Мәктәп музеендагы һәр экспонатны игътибар белән карап, кайберләре шул әйберләр янында фотога да төштеләр әле. Ә "Марзан" (безнеңчә "Мәрҗән" була инде) удмурт ансамбле коллективына үзләре үк кушылып биеделәр. Ашханәдә, кунакларның мөселман булуын исәпкә алып, хәләл ризыклар, хәтта кытайча пешерелгән чәй әзерләнгән иде. Кыскасы, кунаклар бик канәгать булып киттеләр. Гомумән, этнотуризм бик популяр хәзер. Бу - җирле халыкларның гореф-гадәтләре, һөнәрләре, тормыш-көнкүреше, тарихы белән танышу, үткәрелүче чараларда һәм бәйрәмнәрендә катнашу дигән сүз. Ә моның өчен безнең күпмилләтле районыбызда мөмкинлекләр бик күп. Искитәрлек тарихи урыннарыбыз да бар. Әйтик, Мәчкәрә авылында татар дини архитектурасы истәлеге булган мәчет, мәдрәсә биналары, сәүдәгәр Үтәмешевлар йорты, ике гасырлык тарихка ия Танькино чиркәве һәм башкалар.
Кукмарага килгән туристлар Дусай якларын күрергә дә риза булырлар иде. Дусайның данлыклы "Күз чишмәсе"ннән су алу өчен кайлардан гына килмиләр бит. Урманындагы меңьяшәр имән (аны якын-тирәдәге һәр авыл үзенеке дип саный), басу уртасындагы бу якларныкына охшамаган ялгыз нарат, Әби патша юлы - кыскасы, туристларга күрсәтерлек үзенчәлекләр җитәрлек анда. Чуллы авылы "пирамида"сы, Түбән Казаклар авылы янында мамонт сөякләре табылган урын, крестьяннар восстаниесе җитәкчесе Емельян Пугачевның полковнигы Мәсәгүть Гомәров туып-үскән Пычак авылы, дисеңме...
Ә бит күп кенә илләрнең туризмнан кергән табыш хисабына рәхәтләнеп яшәвенә кызыгып карыйбыз. Әмма һәр эшне башлап җибәрү байтак кына акча түгүне сорый. Туризм белән дә шулай. Заман таләпләренә туры килә торган кунакханәләр, туристларны йөртү өчен автобуслар, үтәрлек юллар булуы, махсус хезмәткәрләр, сувенир әйберләр, тукландыру, документлаштыру - исәпләсәң, ис китәрлек. Шулай да башкармаслык эш түгел, минемчә.
Кукмарада туризмны үстерү буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендә чираттагы киңәшмә үткәрелде. Аның максаты - районда туризм юнәлешләрен һәм маршрутларын билгеләү, туристларны кабул итү өчен тиешле шартлар булдыру турында фикерләшү иде. Бу уңайдан төрле тәкъдимнәр тыңланды, эшне оештырып җибәрү мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев