Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры килде (фото)

Бүген эш визиты белән Кукмарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Габделганиев булып китте. Министр, район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, Нурминкә елгасының яр буенда алып барылган эшләр белән танышты, поселокның Ворошилов урамы, 20 йорт ишегалдында халык белән очрашты, тау чаңгысы базасына бару юлында ясалган чаңгы-роллерлы трассаны карады, әлеге...

Бүген эш визиты белән Кукмарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Габделганиев булып китте. Министр, район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, Нурминкә елгасының яр буенда алып барылган эшләр белән танышты, поселокның Ворошилов урамы, 20 йорт ишегалдында халык белән очрашты, тау чаңгысы базасына бару юлында ясалган чаңгы-роллерлы трассаны карады, әлеге трасса яныннан агучы Нурминкә елгасының юлын турайту өчен проект документлары эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук Киндеркүл авылы янындагы тугай - Сабантуй җирендә алып барылачак эшләрнең планы да министрда кызыксыну уятты. Фәрид Габделганиевның эш визиты Манзарас мәктәбендә 9 сыйныф укучылары катнашында үткәрелгән экологик дәрес белән төгәлләнде.

Алсу Идрисова хәбәре, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев