27 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Ике айлык бала үлгән: хокук саклау органнары тикшерү уздыра
Алексеевск районы Ялкын авылында ике айлык бала үлгән. "Татар-информ" агентлыгы кулланган мәгълүмати чыганакта билгеләнгәнчә, бала янына ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә, ул инде җан биргән була. Медиклар аның үлемен раслаган. Хәзерге вакытта бала үлеме факты буенча тикшерү бара. Аны үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана. Светлана БЕЛОВА Татар-информ
-
Лилиана Ирназарова: «Кыз туганчы бала табачакмын!»
Өйдә генә бикләнеп утыра алмыйм, холкым башка. Мәсәлән, ахирәтем дә декрет ялында, ул балаларыннан бер минутка аерылмый, һәрвакыт өйдә. Ә мин алай булдыра алмыйм, атнасына бер тапкыр булса да кеше арасына чыгып керәм. Кечкенәм Диарга бер ай тулганчы эшкә чыктым. Ул яктан тормыш иптәшемә рәхмәт, бала караша, һәрчак миңа ярдәмләшә....
-
Югары Өскебаш клубында "Сөмбелә" бәйрәме үтте (фото)
Югары Өскебаш авылы клубында балалар өчен "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Көзге уңыштан күргәзмә оештырылды. Балалар яшелчәләр турында скетч күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр, уеннарда катнаштылар. Соңыннан кабак бәлеше белән сыйландылар, дип хәбәр итә "Наш Кукмор" төркеме.
-
Каенсар башлангыч мәктәбендә көзге ярминкә узды (фотолар)
-
ЮХИДИ начальнигы балалар һәм әти-әниләр белән очрашты (фото)
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов поселокның "Каенкай" балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашты, яктылыкны кире кайтаручы элементларның мөһимлеге турында сөйләде.
-
Полиция бүлегендә тоткарланучы зыян күргән
Әлеге хәл Казанда, тарихка яманаты белән кереп калган, элеккеге "Дальний" полиция бүлегендә булган. Хәзер ул 9 нчы номерлы полиция бүлеге буларак таныш. Полиция бүлегендә тоткарланучыга киертелгән кул богауларын хезмәткәрләр үзлегеннән генә ычкындыра алмаган. Эштән чыккан богаулар аркасында 1975 елгы ир-атның куллары зәңгәрләнеп чыккан. Ахыр чиктә коткаручылар чакыртырга туры килгән. Алар...
-
Кукмарага Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры килде (фото)
Бүген эш визиты белән Кукмарада Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Габделганиев булып китте. Министр, район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, Нурминкә елгасының яр буенда алып барылган эшләр белән танышты, поселокның Ворошилов урамы, 20 йорт ишегалдында халык белән очрашты, тау чаңгысы базасына бару юлында ясалган чаңгы-роллерлы трассаны карады, әлеге...
-
Үзәк мәчеттә бүген Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазе була
27 сентябрьдә Кукмара үзәк мәчетендә Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазе була. Башлана 19.00 сәг.
-
Тәрбиячеләр, бәйрәм белән сезне!
Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтелә. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында "Һөнәри бәйрәм - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында" шул хакта боерык басылган. Шулай итеп, бүген - 27 сентябрьдә балалар бакчасында эшләүчеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Татарстан республикасында...
-
Тормыш өйрәтә
Көз җитеп, җиргә кырпак төшә башлагач, авыл халкы каз өмәләрен үткәрә башлаган көннәрнең берсендә, кышка утын хәзерләргә рөхсәт сорау максаты белән, Мөнир урманчы Шакирҗан абзыйның авыш (баганасы черегән) капкасын ачып керде. Иң беренче булып, аның күзе урманчының чиста ишегалдына, аннан лапас каршына тигез итеп өелгән утын әрдәнәләренә төште. Энәң төшсә...
-
Кукмарада ике көнгә тимер юл переезды ябыла
Кукмара бистәсендә тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ике көнгә ябыла. 27 сентябрьнең 08.00 сәгатеннән алып 28 сентябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр Кукмара бистәсенең Ленин урамы буенча "Агроснаб" керү юлының 9 пикетындагы 930нчы чакрымда тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Бу вакытта биредә ремонт эшләре башкарылачак. Тимер юл аркылы 10...