Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшәүче Риза Галинга 90 тулды (фото)

Кукмарада гомер кичерүче Галин Риза Ясәви улы бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров, мәгариф ветераны Римма Әхмәдиева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар котлады. Равия Каримуллина ветеранга Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын,...

Риза Ясәви улы Пермь өлкәсе Барда районы Уймуш авылында дөньяга килә. 1944-51 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә, курсант, элемтәче, Япония белән Кореяны азат итүдә катнаша.

1960-63 елларда ул Кукмара киез итек фабрикасында товар белгече, 1963-1970 елларда Кукмара 1нче мәктәбендә мәтематика укытучысы, 1970-1988 елларда Зур Кукмара мәктәбендә директор урынбасары булып эшли. Тырыш хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Риза Галин тормыш иптәше Роза ханым белән ике бала тәрбияләп үстергән. Алар икесе дә Казанда яшиләр.

-Бер оныгым, ике оныкчыгым бар. Бүгенге көндә алар тәрбиясендә яшим. Күзләрем күрә, хәтерем яхшы, Аллага шөкер. Ил-көн яңалыкларының берсен дә игътибардан читтә калдырмыйм, - ди юбиляр.

Галин Риза Ясәви улын без, "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә, туган көне белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез.

Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев