25 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Сары тапны бетереп була
Ак төстәге кием киеп йөргәндә тирләүдән сары таплар барлыкка килә. Бу тапларны түбәндәге катнашма белән бетерергә була. Бер чәй кашыгы савыт-саба юу өчен кулланыла торган сыеклык, дүрт аш кашыгы водород перекисы, ике аш кашыгы чәй содасы салып ясалган эремәне тапка сөртергә, кием щеткасы белән бераз ышкып алырга да 1-2 сәгатькә...
-
"Лада" юл кырыена төшеп капланган: йөртүчесе һәлак булган
Фаҗига Түбән Кама - Чистай юлының Зур Афанас авылы янында булган. (Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Түбән Кама - Чистай юлының Зур Афанас авылы янында "Лада" машинасы юл кырыена төшеп капланган, йөртүчесе һәлак булган, дип җиткерделәр "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Юл-транспорт һәлакәте...
-
Кукмаралылар Казанда узган ярминкәдә катнашты
Казанның агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Башкала халкына киң ассортиментта яшелчә, җиләк-җимеш, бал, ит, йомырка, консервланган эшләнмәләр һәм башкалар тәкъдим ителде. Районыбыз үзешчәннәренең чыгышы ярминкәгә бәйрәм яме өстәде.
-
Кукмара тәрбиячесе - “Нечкәбил” конкурсының ярымфинал җиңүчесе
Кукмараның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасы тәрбиячесе Степанова Рәйханә Сәхаб кызы "Нечкәбил - 2017" республика бәйгесендә катнашып ярымфиналга чыкты, "Мәрхәмәтлелек һәм кунакчыллык" номинациясендә өченче урынны алды. Котлыйбыз. фото vk.com
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды
Хөрмәтле газета укучылар! "Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде. Әгәр сез район газетасына бер елга язылырга теләсәгез, моның өчен 1320 сум түләргә кирәк. Ә оешмалар өчен еллык подписканың бәясе - 1500 сум. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп...
-
Көзен бакчада ниләр утырталар?
Җәен бакчадан кайтмый мул уңыш өчен "көрәшкән" бакчачылар бераз тын ала - яшелчә һәм җиләк-җимеш җыеп алынган, кышка әзерләп куелган. Түтәлләр бушап калган. Әмма бакча эшләренең бик әһәмиятле төрләре нәкъ менә көзен башкарыла, һәм боларны кышка кадәр эшләп өлгерергә кирәк. Беренче салкыннар төшкәнче ниләр эшләнә? Беренче чиратта: - Җимеш агачлары...
-
Кукмарада яшәүче Риза Галинга 90 тулды (фото)
Кукмарада гомер кичерүче Галин Риза Ясәви улы бүген үзенең 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров, мәгариф ветераны Римма Әхмәдиева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевалар котлады. Равия Каримуллина ветеранга Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын,...
-
“Адәм белән Һава”ны алып баручы Ләйлә Дәүләтова: "70 проценты тапшыруга әкият сөйләп утыра"
Күп тамашачылар яратып караган "Адәм белән Һава" тапшыруы озын тукталыштан соң кире "Яңа Гасыр" каналы экраннарына әйләнеп кайта. Иң популяр тапшыруларның берсе кайда югалып торды һәм аның кире кайтуының сәбәпләре нинди? Бу һәм башка кызыклы сорауларга тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Ләйлә Дәүләтова җавап бирде. - Күп тамашачыларны кызыксындырган сораудан башлыйк:...
-
Кукмаралылар игътибарына!
27 сентябрьдә, сәгать 11.00-13.00дә район Советы бинасында (Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 13 йорт) район халкын Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 2-70-53
-
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе “Татарстан гасыры” белем бирү проектын тәкъдим итүдә катнашты
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев "Татарстан гасыры" белем бирү проектын тәкъдим итүдә катнашты.