Кукмарада мөслимнәр бәйгесе узды
Мәдрәсә ишегеннән атлап керүгә, алда бөтенләй башка - илаһи гыйлем дөньясы ачыла. Тормыш ыгы-зыгысы онытылып, күңелне мәңгелек турындагы уйлар биләп ала, бу фани дөньяның безне сынау урыны гына булганын бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың. Һәр адымыбыз, гамәлебез, сүзебез - сынау... Күптән түгел Кукмара мөселман мәдрәсәсе шәкертләре арасында үткәрелгән чираттагы чараларның берсе...
Мәдрәсә ишегеннән атлап керүгә, алда бөтенләй башка - илаһи гыйлем дөньясы ачыла. Тормыш ыгы-зыгысы онытылып, күңелне мәңгелек турындагы уйлар биләп ала, бу фани дөньяның безне сынау урыны гына булганын бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың. Һәр адымыбыз, гамәлебез, сүзебез - сынау...
Күптән түгел Кукмара мөселман мәдрәсәсе шәкертләре арасында үткәрелгән чираттагы чараларның берсе - дини бәйгене файдалы, мәгънәле һәм күңелле сынауларның берсе дип әйтергә була. "Өметле малайлар", "Ышанычлы егетләр", "Кукмара абзыйлары", "Мәчет картлары" дип исемләнгән командалар азан әйтү, Коръән уку, вәгазь сөйләү буенча осталыкларын күрсәттеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм хәтта... спортның дартс төре буенча ярыйсы ук нәтиҗәләр күрсәттеләр. Кайберәүләр кулындагы нәни уклар мишеньнән читкә - "Мамадыш якларына" очса да, тырыштылар бит! Катнашучыларның төрле буын вәкилләре булуларын командаларның исемнәреннән үк чамалагансыздыр инде. Аларның иң кечесе - Зур Кукмарадан Габделгазиз Шәриповка 12 яшь булса, иң өлкәне Мамадыш районыннан 79 яшьлек Мәгъсүм Насыйбуллин иде.
Сүз дә юк, командалар бик тырышып әзерләнгәннәр, әмма кайбер катнашучыларның чыгышы аеруча көчле тәэсир калдырды. Габделгазиз әйтүендәге азан аһәңе минем үземдә гаять якты хисләр уятты: аның балаларга хас яңгыравыклы тавышы, мәчет диварлары аша үтеп, йолдызларга кадәр җитеп чыңлады кебек. "Кукмара абзые" Мөхәммәтгали Рәхимҗанов әйткән азан исә әйтеп бетергесез тирән моңы белән әсир итте. "Абзыйлар"ның икенчесе - Әсән-Елга авылы ир-егете Рафис Шәйдуллин көйләгән фәлсәфи эчтәлекле мөнәҗәт тә күңелләрне айкады. Ә инде Байлангар авылы егете Нурзат Абдуллин гарәпчә "Йә илаһи" нәшид-мөнәҗәтнең татарчага тәрҗемәсе белән чыгыш ясаганда, тамашачыларның гына түгел, үзенең дә күзләре яшьләнде. Йөрәге аша кичереп, Аллаһның барлыгына ихлас ышанып башкаруы иде аның. Егетнең тормышында әле генә мөһим вакыйга булган: гаилә корган икән.
-Хәләл җефетең Айсылу белән безнең мөселман өммәтен арттырып, тәүфыйклы, иманлы балалар үстерергә насыйп әйләсен, - дигән теләкләр җиткерелде аңа.
"Шөкер, шушындый гыйбадәтле, догалы яшьләребез булганда милләтебезнең саулыгы, киләчәге өметле",- дип сөендем.
Ә инде бәйгене тамаша кылганда гел сагышка бирелеп утырганбыз, дип уйлый күрмәгез. Уен-көлкегә дә урын табылды биредә. Алып баручылар - Марат Хәсәнов һәм Фәрит Хәләүтдинов уйланырга да, елмаерга мәҗбүр иттеләр. Ә инде "Бохараның үзеннән" үк килгән үткен телле Хуҗа Насретдинның (бу рольне Мөхәрләм Хәбибуллин башкарды) кунак булып килүе, һәрдаим "тыкшынып", кызык ясап утыруы, мәзәкләре әлеге чарага аерым ямь өстәде. Ягез, кем җавап таба аның "Өч аягы белән менә, дүрт аягы белән төшә. Нәрсә ул?" дигән табышмагына? "Белсәм, сездән сорамас идем",- дигән булды тагын үзе.
Викторина сорауларының күбесе исә мәдрәсәдә төрле фәннәрдән алган гыйлемне тикшереп карауга нигезләнгән иде. Вәкаләтле жюри әгъзалары командаларның чыгышларын бәяләп, урыннар билгеләсә дә, районның имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт белдерүенчә, аларның барысы да җиңүчеләр булды. Һәрберсенә иганәчеләр әзерләгән кыйммәтле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырылды. Чараның хөрмәтле кунагы - Мамадыш мәдрәсәсе мөдире Габдрахман хәзрәт:
-Күркәм бәйге. Аны оештырган, катнашкан кешеләргә әҗер-савабы булсын. Киләсе елда "Мөслимнәр бәйгесе"н берничә мәдрәсә арасында үткәрергә кирәк, - дигән тәкъдимен җиткерде.
Мин үзем Кукмара мәдрәсәсендә дини гыйлем алу белән беррәттән, актив тормыш белән яшәү, күңелле ял итү өчен барлык мөмкинлекләр булуына тагын бер кат инандым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев