Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада балалар бакчаларына җылылык җибәрелде

Кукмара шәһәренең барлык күпкатлы йортлары да диярлек шәхси җылыту казаннары белән җиһазландырылган. Шуның өчен аларда яшәүчеләр кайчан тели, шул вакытта тиешле температурага көйләп җылылыкны кабыза ала. Ә менә социаль учреждениеләргә җылылык кайчаннан бирелер икән? -Җылылык бирү сезоны 15 октябрьдән башланырга тиеш. Әмма һава температурасы түбән булганда җылылык бирү сезоны алдан...

Кукмара шәһәренең барлык күпкатлы йортлары да диярлек шәхси җылыту казаннары белән җиһазландырылган. Шуның өчен аларда яшәүчеләр кайчан тели, шул вакытта тиешле температурага көйләп җылылыкны кабыза ала. Ә менә социаль учреждениеләргә җылылык кайчаннан бирелер икән?
-Җылылык бирү сезоны 15 октябрьдән башланырга тиеш. Әмма һава температурасы түбән булганда җылылык бирү сезоны алдан да башланырга мөмкин. Хәзерге вакытта температура көндез +11, +12, ә кичләрен +5, +7 градус тирәсендә тирбәлә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең "Социаль учреждениеләргә җылылык бирү" турындагы приказы чыгарылды. Аның нигезендә районның барлык балалар бакчаларына һәм үзәк дәваханәгә җылылык җибәрелде. Белем йортлары да кышкы ягулык сезонына тулысынча әзер. Тиздән аларга һәм социаль учреждениеләргә дә җылылык килер, - дигән җавап алдык район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллиннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев