26 сентябрь 2017 яңалыклары
-
“Возвращение Мухатара” сериалы йолдызы Наталья Юнникова вафат
Во вторник, 26 сентября, пришло печальное известие о смерти 37-летней актрисы Натальи Юнниковой. Свою заметную роль она сыграла в сериала «Возвращение Мухтара». Ей было 37 лет.
-
Хәния Фәрхи концертын оештыручыларны һәм җырчының кызын гаепләүчеләргә Зәмирә Рәҗәпованың ҖАВАБЫ
Билгеле булуынча, Казанда Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертлар булды. Әлеге чараның сценарий авторы һәм режиссеры - Зәмирә Рәҗәпова. Концерт турында күпләр ризасызлыгын белдерде. Зәмирә андыйларга үзенең Инстаграм аккаунтында "шартлатып" җавап язган: "Әлеге концертка бер ай әзерләндек. Хәния Фәрхинең якты исәлегенә багышланган җылы һәм ихлас концерт ясыйсы килде. Иң кызыгы: бернинди...
-
Куркыныч үлем: 17 яшьлек үсмерне коткара алмаганнар
Тикшерү комитеты Чаллы бассейнында 17 яшьлек үсмер егетнең үлеме уңаеннан тикшерү үткәрә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, 24 сентябрь кичендә үсмер егет бассейнда йөзгән һәм су астына киткән. Бу хәлне инструктор күреп алган, шуннан соң егетне...
-
Кукмарага Сара Садыйкованың кызы килде (фото)
Кукмара музыка мәктәбендә Сара Садыйкованың кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская белән бик җылы очрашу узды. Ул үзенең бар тормышын сәнгать һәм театрга багышлаган кеше. Әлфия ханымның әнисе турындагы җылы истәлекләре күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтерлек иде. Сара апа милләттәшләребезнең иң яраткан җырчысы да, йөзләгән онытылмаслык җырлар бүләк итеп калдырган...
-
Кукмарада "Кайнар линия" телефоны эшли
Ялган аракы яки спиртлы эчемлекләрне сату очраклары турында хәбәр итү өчен "Кайнар линия" телефоны номерлары: 2-60-57, 2-69-70.
-
Яктылыкны чагылдыручы элементлар тагу җәяүле гомерен саклап калырга мөмкин
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе тагын бер мәртәбә кисәтә: җәяүлеләр торак пункттан читтә караңгы вакытта яки күз күреме начар көнне юл аркылы чыкканда һәм юл кырыеннан хәрәкәт иткәндә, киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагарга тиеш. Гомумән, җәяүле кешегә авыл-шәһәр урамнарында йөргәндә дә әлеге элементларны кулланырга тәкъдим ителә. Автомобиль фарасының якын уты...
-
Кукмаралылардан ярдәм кирәк
Сезгә Волостнова Ольга Вячеславовна (109431, Мәскәү, Авиаконструктор Миль урамы, 19/251,+7929547802) мөрәҗәгать итә. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 1923 елгы якташыгыз Медведев Павел Михайловичның туганнарын яки нинди дә булса мәгълүмат табуда ярдәм итүегезне үтенәм. Гвардия кече лейтенанты Павел Медведев документлар буенча Керчь янындагы Осовины авылында җирләнгән. Хәзерге вакытта геройларның исемнәрен...
-
Алсу Фазлыева: «Эштән арып кайтсам, өйдәге эшләрне Азат үз өстенә ала»
"Азат белән университетта бергә укыдык. Мин аннан бер курска өлкәнрәк идем. Озак вакыт очрашып йөрмәдек: 8 айдан соң ул миңа тәкъдим ясады. Мин шундук ризалыгымны бирдем, күрәсең, нык гашыйк булганмындыр. Өйләнештек. Бер-беребезгә ярдәм итә-итә, уку йортын уңышлы тәмамладык.
-
Кукмара музеенда “Утырма” узды (фото)
Утырмада район мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, хаҗияләр, мөслимәләр катнашты. Алар Хаҗ сәфәреннән алып кайткан тәэсирләре белән уртаклаштылар. Утырмада катнашучыларга "Йөзең" нинди, экстремизм?" темасына доклад һәм презентация тәкъдим ителде. Очрашу барлык катнашучылар өчен дә файдалы узды.
-
Быел бөртеклекләр уңышы буенча алдынгы һәм артта калган районнар – исемлек
"Быелгы уңыш буенча төп нәтиҗә - сөрүлек җирләренең нәтиҗәлелеге ягыннан төрле районнарда аерма зур булуы", - дип белдерде министр.
-
Йомыркадан рулет (РЕЦЕПТ)
Рулет өчен: 3 йомырка, 100 грамм майонез, 2 чәй кашыгы он, 1 чәй кашыгы куркума, 100 грамм каты яки йомшак сыр.
-
Айрат Гыйльметдинов - “Халык участок инспекторы” бәйгесенең беренче этап җиңүчесе
Район Эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы, полиция капитаны Айрат Гыйльметдинов "Халык участок инспекторы - 2017" бәйгесенең беренче этап тавыш бирүләрендә җиңү яулады. Онлайн-тавыш бирү 11-20 сентябрьдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында узды. Айрат Гыйльметдинов иң күп тавыш туплады. Айрат Гыйльметдинов бәйгенең икенче тавыш бирү этабында катнашачак. Тавыш бирү...
-
Кукмара аграр көллияте студентлары булдыра (фото)
Казанның ЮХИДИ идарәсе территориясендә "Автосессия - 2017" республика бәйгесенең финалы узды. Чарада республиканың шәһәр һәм районнарыннан 69 студент катнашты. Алар арасында Кукмара аграр көллиятендә белем алучылар да бар иде.
-
Гриппка каршы прививка зарарлымы? Халык арасында таралган 10 уйдырма
Татарстанда гриппка каршы вакцинацияләү бара. Шул ук вакытта прививкадан баш тартучылар да аз түгел. "Татар-информ" Республика иммунопрофилактика үзәге белгечләре белән прививка турында халык арасында таралган 10 ялгыш фикерне ачыкларга тырышты. Республика иммунопрофилактика үзәге җитәкчесе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече, табиб-эпидемиолог Дмитрий Лопушов сүзләренчә, Татарстанда гриппка каршы вакцинация...
-
Кукмарада балалар бакчаларына җылылык җибәрелде
Кукмара шәһәренең барлык күпкатлы йортлары да диярлек шәхси җылыту казаннары белән җиһазландырылган. Шуның өчен аларда яшәүчеләр кайчан тели, шул вакытта тиешле температурага көйләп җылылыкны кабыза ала. Ә менә социаль учреждениеләргә җылылык кайчаннан бирелер икән? -Җылылык бирү сезоны 15 октябрьдән башланырга тиеш. Әмма һава температурасы түбән булганда җылылык бирү сезоны алдан...