Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Кукмара” сәнәгать паркы: яңа эш урыннары булдырачак һәм продукция җитештерүне арттырачак

Илдәге икътисадый кризис шартларында Татарстан тотрыклылык һәм икътисадның динамик үсеше мисалын күрсәтә. Россиядә катлаулы шартлар булуга карамастан, 2030 Стратегиясе белән билгеләнгән максатка республикабыз ышанычлы рәвештә бара. Әлеге Стратегия өстенлекләрне, үсеш юнәлешләрен һәм киләчәктәге үсеш нокталарын күп елларга алдан билгеләде. Бүгенге көндә муниципаль җирлекләрдә дә стратегияләрне һәм аны тормышка ашыруны тәэмин...

Илдәге икътисадый кризис шартларында Татарстан тотрыклылык һәм икътисадның динамик үсеше мисалын күрсәтә. Россиядә катлаулы шартлар булуга карамастан, 2030 Стратегиясе белән билгеләнгән максатка республикабыз ышанычлы рәвештә бара. Әлеге Стратегия өстенлекләрне, үсеш юнәлешләрен һәм киләчәктәге үсеш нокталарын күп елларга алдан билгеләде. Бүгенге көндә муниципаль җирлекләрдә дә стратегияләрне һәм аны тормышка ашыруны тәэмин итүче механизмнарны эшләү төгәлләнеп килә. Ел азагына республика тармакларының һәм икътисадый зоналарның стратегияләре дә (Кама, Казан, Әлмәт) кабул ителәчәк. Шулай итеп, республикада өстенлекле максатларны һәм аларга ирешү юлларын билгеләүче бердәм система булдырылачак.

Бурычларны төгәл билгеләү һәм аларны тормышка ашыруга системалы якын килү күзгә күренерлек нәтиҗәләр бирә. Төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Татарстан гадәттәгечә Россиянең лидер регионнары исәбенә керә. Тулаем продукт күләме буенча республика Россия субъектлары арасында 6нчы урынны алып тора, авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча - 4нче, сәнәгать җитештерүе һәм төзелеш буенча - 5нче урында.

Татарстан икътисадый моделенең ачыктан-ачык өстенлеге - инновацияләргә ставка. Рөстәм Миңнехановның кабат Россиянең инновацион регионнары ассоциациясе советы рәисе итеп сайлануы Татарстанның бу стратегик юнәлештә лидер булуын тану дигән сүз. Яңа алдынгы технологияләргә, фәнни- производствога инвестицияләр җәлеп итүгә, югары технологияләр үсешенә аерым игътибар бирү сәнәгатьнең барлык тармакларында югары нәтиҗәлелеккә һәм җитештерүчәнлеккә ирешергә мөмкинлек бирә. Россия өчен үзенчәлекле, IT- технологияләрдә махсуслашкан үзгә "Иннополис" икътисадый зонасы бик тиз үсеш ала.

2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеш Стратегиясендә мөһим урын инвестицияләргә бирелә. Соңгы биш елда аларның күләмнәре 2,5 триллион сумнан артып китте. Санкт-Петербургта узган икътисадый форумда Татарстан Россия субъектларының инвестицион климат торышы милли рейтингында беренче урында дип билгеләнде. Президент Владимир Путин форумда республика җитәкчелегенең һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның икътисадый сәясәтенә югары бәя бирде.

Районыбызда да "2016-2021 елларга һәм планлы 2030 елга кадәрге вакытка социаль-икътисадый үсеш Стратегиясе" проекты булдырылды. Аның максат һәм бурычлары район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, яшәү өчен уңайлы мохит тудыру, агросәнәгать комплекслары, кече һәм урта эшмәкәрлек, туризмны үстерү, социаль-мәдәният хезмәтләренең сыйфатын күтәрү, яңа эш урыннары булдыруга юнәлдерелгән. Проект нигезендә 2030 елга районда тулаем территориаль продукт күләмен 2 тапкырга арттыру планлаштырыла. Шулай ук инвестицияләр күләме бер елга җан башына 72,7 мең сумнан артыграк булырга тиеш. Стратегиядә каралган максат һәм бурычлар федераль һәм республикакүләм, районның муниципаль программалары ярдәмендә этаплап тормышка ашырыла.

-Районда җитештерелә торган төп продукцияләр - алюминий һәм көйдерми торган өслекле савыт-саба, киез итек, сэндвич-панель, полимер-ком эшләнмәләре, бәрәңге, сөт, ашлык, керамик кирпеч һәм ит. Тулаем товар продукциясенең күләме узган ел 8 миллиар 898 миллион сумны тәшкил итте, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина. - Узган ел бистәбездә "Кукмара" сәнәгать мәйданчыгы проекты старт алып, проект-тикшерү, инженер-геология эшләре алып барылган иде. Проект документлары буенча экспертлар уңай нәтиҗә бирделәр. Быел исә сәнәгать паркына дип бүлеп бирелгән 20 гектар мәйданда инфраструктура төзелеш эшләре тулы көченә алып барыла. 2017 елда резидентлар (яңа комбинатлар, заводлар. -авт.) эшчәнлекләрен башлап җибәрерләр, парк территориясенә яңа резидентлар җәлеп ителер дип көтелә. Ә инде 2023 елга булган максатчан күрсәткечләрнең төп мәсьәләләре булып читтән инвестицияләрне җәлеп итү, җитештерү предприятиеләрен урнаштыру өчен инфраструктураны формалаштыру, салым базасын арттыру, яңа эш урыннары булдыру тора.

Хәзерге вакытта кукмаралыларның күбесе Казанга һәм башка шәһәрләргә йөреп эшли. Бу, әлбәттә, бер дә җиңел түгел. Ә менә 20121 елга рйаонда меңнән артык кеше өчен өстәмә эш урыны булдырылачак.

"Кукмара" сәнәгать паркында узган ел - 31 миллион сумлык төзелеш-монтаж эшләре башкарылды, ә быел 100 миллионнан артык сумлык эш башкару каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев