Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан Райхана Степанова: "Нечкәбил" - гомергә истә калырлык вакыйга

Өч бала анасы, тормыш иптәше Радионның сөекле хатыны,булдыклы хуҗабикә - бу сүзләр Кәчимир авылында яшәүче, "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Рәйханә Степанова турында. Быел ул "Нечкәбил" ана матурлыгы һәм гаилә бәйгесенең ярымфиналында "Мәрхәмәтлелек һәм кунакчыллык" номинациясендә мактаулы урын яулап, гаиләсе беләнфиналында чыгыш ясау хокукына ия булды.

Җәмгыятебездә хатын-кызларның абруен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен саклау, нык гаиләләрне яшьләргә үрнәк итү максатын куйган әлеге бәйгереспубликада быел унөченче ел рәттән киң колач белән үткәрелде.

-Әлеге бәйгедә катнашуыма шатмын, - ди Рәйханә ханым үзе. - Бу минем генә түгел, гаиләм әгъзалары өчен дә гомергә истә калырлык вакыйга булды. "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәге сәхнәсенә күтәрелү - үзе мәртәбә бит. Залда туганнарым, дусларым, хезмәттәшләремнең, якташыбыз, республика Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникованың минем өчен җан атып утырулары көч биргәндер, шуңа үземне иркен тоттым.Ирем, балалар белән бергә әдәби-музыкаль күренеш аша үзебезнең гаилә гореф-гадәтләренкүрсәттек, буыннан-буынга күчеп килүче рухи мираслар турында сөйләдек.Әби-бабаларым кәсепле, динле кешеләр булганнар. Бабам Галәветдин итекләр баскан, әбием Хәдичә үзе бәйләгән мамык шәлләре һәм тукыган сөлгеләре белән Кукмарада дан тоткан. Мин үзем сөлге чигү серләрен кызыбыз Илвирага да өйрәтәм. Әбиемнең әнисе үз кулы белән матур итеп язган шәмаилне күз карасыдай саклыйбыз. Әби аны - әниемә, әнием миңа тапшырды. Бу изге дога бәла-казалардан коткарыр, аны саклаучының өендә муллык һәм бәхет хөкем сөрер, дип әйтеп калдырган әби. Шөкер, тормышка сөенеп, рәхәт яшибез.

Әйе, Степановлар - авылда хөрмәт казанган, үрнәк гаилә. Райханә ханым балалар бакчасында инде егерме биш ел хезмәт куя. Эшемне, сабыйларны яратам, бу һөнәрне сайлаганыма үкенмим, ди. Казанда "Средневолжсксетьстрой" оешмасында мастер вазыйфасын башкаручы тормыш иптәше Радион турында да мактап сөйләде:

-Барлык эшне булдыра, алтын куллы ул. Йортыбызны да үз көчебез белән салып чыктык, читтән эшчеләр ялламадык. Улларыбызны кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде. Гомумән, гаиләдә абруе зур аның. Уртанчы улыбыз Артур юкка гына әтисе юлыннан китмәде: Казан энергетика университетында 1 курста укый хәзер.

Бу өйдә балалар бишек җырларын тыңлап үскәннәр. Шуның нәтиҗәседер: Артур музыка мәктәбенә йөреп, фортепианода уйнарга өйрәнгән, төпчек кыз Илвира да шунда шөгыльләнә.Олысы Руслан тумыштан ишетү сәләтеннән мәхрүм булса да, әнисе аның өчен бишек җырларын аеруча зур ярату белән башкарырга тырышкан.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев