15 декабрь 2017 яңалыклары
-
Кукмарада Казаннан архитекторлар булып китте
Татарстан Республикасы Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталия Фишман төркеменең архитекторлары Кукмара төбәк музеенда булдылар. Музей директоры Ләбүдә Дәүләтшина алар өчен киң кырлы экскурсия оештырды.
-
Кукмара районыннан Райхана Степанова: "Нечкәбил" - гомергә истә калырлык вакыйга
Өч бала анасы, тормыш иптәше Радионның сөекле хатыны,булдыклы хуҗабикә - бу сүзләр Кәчимир авылында яшәүче, "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Рәйханә Степанова турында. Быел ул "Нечкәбил" ана матурлыгы һәм гаилә бәйгесенең ярымфиналында "Мәрхәмәтлелек һәм кунакчыллык" номинациясендә мактаулы урын яулап, гаиләсе беләнфиналында чыгыш ясау хокукына ия булды.
-
Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булачак Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә террорлык актларын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү мәсьәләләренә багышлап үткәрелде. Анда шулай ук район мәгариф, мәдәният, спорт идарәләрендә терроризм һәм экстремизмны кисәтү юнәлешендә башкарылган эшләргә, терроризмга каршы тору өлкәсендә район халкының фикерен өйрәнү максатыннан уздырылган социологик сораштыру нәтиҗәләренә анализ...
-
Коррупциягә каршы тору буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды
Анда Кукмара районы оешма һәм учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү мониторингы, эчке эшләр бүлегенең агымдагы елда районда коррупцияне кисәтү буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесенең "Коррупциягә каршы законнарының үтәлеше турында" хаты белән танышу, республика һәм район комиссияләре карарларының үтәлеше, киләсе елга эш проекты һәм башка мәсьәләләр каралды.
-
Кукмаралылар театр фестиваленең зона лауреаты исеменә лаек булдылар
Кукмара сәнгать мәктәбенең театр бүлегенә йөрүчеләр (укытучылары Дания Хәбибуллина, Регина Ваккасовалар) Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Без бергә булганда" дип аталган халыкара конкурс-фестивальдә катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар. II дәрәҗә лауреат исеменә Галия Каюмова һәм Әлфинә Миннегалиевалар, III дәрәҗә лауреат исеменә Алена Федорова, Булат Корбангалиев, Зәлинә Хәбибуллина, Лия Данильчук, Ислам Хәбибуллин,...
-
Кукмаралыларны чәй эчәргә чакырабыз!
Чәй яратмаган, аны үз итмәгән кеше юктыр ул. Әнә, чәйнең үз көне дә бар икән - 15 декабрь - Халыкара чәй көне дип билгелеп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәмне без редакциябездә дә билгеләп үтәргә булдык һәм һәр атнаның җомгасында бара торган "Язылучылар көне"нә ("Һәр җомгада бүләк өләшәбез" акциясе) Халыкара чәй көнен...
-
Кукмарада Америка кунагы булды
Әтисе гел: Безнең нәсел Мамадыш өязе Әсән авылыннан", - дип әйтә торган була.
-
“Тылсым”да пенсионерларга урын юк (сорау-җавап)
Безнең Кукмарабызда күп еллардан бирле социаль тернәкләндерү үзәге эшли. Ул Степан Разин урамында бик җайлы урында урнашкан. Эчен дә, тышын да бик матур итеп төзекләндергәннәр. Бакчасында төрле яшелчәләр, матур чәчәкләр үсә. Керү-чыгу юллары да бик уңайлы. Әллә каян үзенә тартып тора. Менә шул йортта пенсионерларга урын юк, бары тик инвалидларны...