Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Тылсым”да пенсионерларга урын юк (сорау-җавап)

Безнең Кукмарабызда күп еллардан бирле социаль тернәкләндерү үзәге эшли. Ул Степан Разин урамында бик җайлы урында урнашкан. Эчен дә, тышын да бик матур итеп төзекләндергәннәр. Бакчасында төрле яшелчәләр, матур чәчәкләр үсә. Керү-чыгу юллары да бик уңайлы. Әллә каян үзенә тартып тора. Менә шул йортта пенсионерларга урын юк, бары тик инвалидларны...

Безнең Кукмарабызда күп еллардан бирле социаль тернәкләндерү үзәге эшли. Ул Степан Разин урамында бик җайлы урында урнашкан. Эчен дә, тышын да бик матур итеп төзекләндергәннәр. Бакчасында төрле яшелчәләр, матур чәчәкләр үсә. Керү-чыгу юллары да бик уңайлы. Әллә каян үзенә тартып тора. Менә шул йортта пенсионерларга урын юк, бары тик инвалидларны гына кабул итәләр. Мин үзем итек фабрикасында авыр хезмәт юлы үтеп, лаеклы ялга чыктым. Биш бала үстердем. Кайсы көнне өйдә торасы килми, гел урамда да йөреп булмый. Элегрәк тернәкләндерү үзәгенә елына бер тапкыр булса да барып, дәвасын алып, төрле кешеләр белән аралашып, матур-матур әйберләр ясарга өйрәнеп була иде. Хәзер пенсионерларны кабул итмиләр. Без картлар кая барыйк?

Сания апагыз МАМАЕВА

Хатка "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нурсия МӨБАРӘКОВАдан түбәндәге җавап алынды.

-Учреждение "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең нигезләре турында"гы Федераль Закон һәм Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында ярымстационар хезмәтләр күрсәтүнең тәртибен раслау турындагы карары нигезендә эшчәнлек алып бара.

Югарыда күрсәтелгән закон һәм карардан чыгып, олы яшьтәге гражданнарны, инвалидларны учреждениегә гариза нигезендә кабул итәбез. Алар унбиш эш көне дәвамында тернәкләнү курсы узалар.

Бүгенге көндә социаль тернәкләндерү бүлегенә 2017 елның 14 декабреннән алып, 2018 елның 11 гыйнварына кадәр килүчеләр билгеләнде.

Шуннан чыгып, Сания Мамаевага тернәкләнү узу өчен 2018 елның гыйнвар аенда учреждениега килеп язылырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев