Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында үткән ел 562 сабый дөньяга килгән

Аларның 275е кыз бала һәм 287се ир-малай

Үткән ел районда барлыгы 326 пар никахын рәсмиләштергән, 2016 елга караганда өйләнешүчеләр саны 42 парга күбрәк, дип хәбәр итте район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова.

Никахларын иң күп рәсмиләштерүчеләр 20-29 яшьтәгеләр. Иң өлкән кияүгә - 81, кәләшкә - 64 яшь, ә иң яшь кияү - 19, кәләш 17 яшьтә. Иң өлкән әти - 57, әни - 44, ә иң яшь әни - 19, әти 21 яшьтә.

2017 елда районда 562 сабый дөньяга килгән. Аларның 275е кыз бала һәм 287се ир-малай. Өч бәхетле әти-әнинең игезәк балалары туган. Үткән ел малайларга Самир, Тимур, Рамазан, Раян, Әмир, Кәрим, Кирилл, Даниил, ә кызларга Ралина, Мәрьям, Ясминә, Азалия, Сәйдә, Әминә, Нәргизә, Зәйнәп, Карина исемнәре еш кушылган. Ә Ризат, Даян, Идрис, Зиннәт, Петр, Илья, Осман, Айшат, Җәннәт, Ундина, Сабина, Селина, Таисия, Илария кебек исемнәр сирәк кулланылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев