22 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Алтмыш ел алты ел кебек узган
Яхшы кеше белән сөйләшсәң, күңелең ачылыр, дигән әйтем бар. Һич арттырып әйтүем түгел: Кукмарада яшәүче Разыя апа һәм Мулланур абый Сафиннар әнә шундый затлар икән. Алтмыш ел бергә гомер кичереп, тормыш тәҗрибәсе, зирәклек туплаган бу парның, дөрестән дә, йөзләреннән сөйкемлелек, күңел пакьлеге бөркелеп тора. Алар белән сөйләшеп утыру җанга рәхәтлек...
-
Дилә Нигъмәтуллина гаиләсендә зур югалту
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм популяр аранжировщик Марат Мухин гаиләсенең кайгылы көннәре. Маратның әнисе Халидә апа вафат булган. Бу хакта Диләнең Инстаграм битендә эленгән язма һәм аның астындагы комментарийлардан аңлашыла, дип яза matbugat.ru.
-
Биш автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән
Өч кеше төрле тән җәрәхәте алган.
-
Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды
Яңа фото- һәм видеотеркәү системасы әлегә сынау режимында эшли.
-
Кукмара районында үткән ел 562 сабый дөньяга килгән
Аларның 275е кыз бала һәм 287се ир-малай
-
Татарстанда буран өч көн дәвам итәчәк
Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә.
-
2018 елда Татарстанда 681,4 миллион сумга 11 ресурс үзәге ремонтланачак
Эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 2014-2017 елларда 2,7 миллиард сум акча тотылган.