Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара район буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга барлыгы 1004 төргәк печән өләшенгән

Күпләп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү, терлек азыгы сатуда конкуренция тудыру, базар бәясен киметү максатында, өч һәм аннан күбрәк савым сыеры булганнарга Кукмара аграр көллиятеннән печән өләшү оештырылган иде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, һәр терлеккә икешәр төргәк исәбеннән барлыгы 928 төргәк печән өләшенгән. Терлек азыгы авылга, капка төбенә кадәр китереп бирелде. Печәнне ташу юлы ераклыгын исәпкә алып, Туембаш җирлегенә - "Тойма" җәмгыятеннән, Ятмас Дусай, Нырты, Өркеш җирлекләренә "Дружба" җәмгыятеннән 76 төргәк печән бирелгән. Район буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкларга барлыгы 1004 төргәк печән өләшенгән. Әлеге хезмәттән иң күбе Сәрдекбаш, Зур Сәрдек, Олыяз, Чура, Ядегәр, Янил җирлегендә яшәүчеләр файдаланган.
-Безнең җирлектә барлыгы 400 савым сыер бар. Өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы хуҗалыклар саны - 42. Үз кирәк-яракларына тотылганнан соң, җирлектән көндәлек 4400 килограмм сөт озатыла, - диде Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев. - Шәхси хуҗалыкларга Кукмара аграр көллиятеннән 80 төргәк печән өләшенде. Мал хуҗалары очсыз бәядән терлек азыгы белән ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
фото: sakhalife.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев