Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының Күкшел һәм Кече Чурада авылларында юллар ачылды

Әлеге юлларда эш «Татарстан Республикасында автомобиль юлларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы» кысаларында тормышка ашырылды.

Бүген Күкшел авылында капиталь төзекләндерелгән, Кече Чурада яңа төзелгән юллар тантаналы рәвештә ачылды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы директоры Илшат Вильданов һәм башкаралар килгән иде.

Кукмара районының Күкшел һәм Түбән Чурада авылларында юллар ачылды

Әлеге юлларда эш «Татарстан Республикасында автомобиль юлларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы» кысаларында тормышка ашырылды.

Кукмара районының Күкшел һәм Түбән Чурада авылларында юллар ачылды

Күкшел авылы халкы бу юлны унбер ел буе көттек дип сөйләде. Хәзер аларның сөенеченең чиге юк. Биредә барлыгы 4 чакрым асфальт юл салынган. «Аш-Буҗи — Мәмәшир» автоюлының әлеге частогында төзелеш эшләренең беренче этабы 2022 елның сентябрь аенда башланып китә. Ике ел эчендә авыл эчендәге күпер яңадан ясала, тимер-бетон торбалар салына, тротуарлар, керү-чыгу юллары, җәяүлеләр кичүе эшләнә, юл читенә метал киртәләр урнаштырыла, 135 юл билгесе, автопавильон куела, коммуникацияләр үзгәртеп корыла.

Кукмара районының Күкшел һәм Түбән Чурада авылларында юллар ачылды

Кече Чура авылында исә яңа асфальт юлның озынлыгы 1 чакрым 910 метрны тәшкил итә. Биредә төзелеш эшләре 2023 елда башланып китә. Эш барышында алты суүткәргеч торба салына, тротуар, җәяүлеләр кичүе ясала, автопавильон, куркыныч урыннарга металл киртәләр, 72 юл билгесе куела.

Кукмара районының Күкшел һәм Түбән Чурада авылларында юллар ачылды

Юл ачылышы вакытында Күкшел һәм Кече Чура авыл җирлеге башлыклары Раяз Хәмидуллин, Руслан Мифтахов, Күкшел авылы имамы Рамил Садыйковлардан бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.

Кукмара районының Күкшел һәм Түбән Чурада авылларында юллар ачылды

«Элек авылларда резин итекләрдән йөрү гадәти хәл кебек иде. Әмма соңгы елларда күп авылларга асфальт юллар салынды, вак таш түшәлде. Бу эшләрне алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз. Шулай ук ел саен бик күп социаль учреждениеләр төзекләндерелә, яңалары сафка баса. Әмма авылларда яшьләр калмаса, балалар тумаса, башкарган эшләрнең бер кыйммәте дә юк. Шуңа күрә авылларны саклап калу турында уйларга кирәк», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Кукмара районының Күкшел һәм Түбән Чурада авылларында юллар ачылды

Юл төзелеш-ремонт участогы директоры Илшат Вильданов исә эш барышында теләктәшлек күрсәткән авыл халык, җирле фермерлар, хуҗалык җитәкчеләренә ихтирамын белдерде.

«Тыгыз элемтәдә тордык, авылларның эчке урамнарыннан да йөрергә туры килде, әмма бер зарлану сүзе дә ишетмәдек. Барыгызга да әлеге юллардан исән-сау йөрергә язсын», — диде ул.

Маулиза Габдрахманова, Күкшел:

Шушы авылда туып-үстем. Төрле юллардан йөргән чаклар бар иде: башта коры җир булды, аннан таш, асафальт җәйделәр. Әмма бер әйбер дә мәңгелек түгел, кигән кием искергән кебек, ул да тузды. Унбер елдан соң, ниһаять, юллы булдык, шул ук вакытта мәчет яны, зират каршы, су буйлары да төзекләндерелде, урамга яктырткычлар куелды. Ремонт ясаган егетләр бик тәртипле булдылар, эшләрен җиренә җиткереп башкардылар. Хәтта яңгырлы көннәрдә дә озак вакытка эшләрен калдырмадылар. Без бик канәгать калдык.

Дмитрий Агеев, Кече Чура:

Кукмара районы чәчәк ата, безнең авылда да яңа бакча, мәктәп, клуб, балалар мәйданчыгы төзелде. Хәзер исә шәп күперле, чиста, киң юллы да булдык. Авылыбыз кечкенә, әмма биредә киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр яши. Алар һәрвакыт бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп гомер итә. Авыл — безнең өчен аерым бер дөнья кебек. Сез әлеге дөньяны тагын да яхшырак итәсез.

Кукмара районының Күкшел һәм Түбән Чурада авылларында юллар ачылды

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев